Китапханәдә мәктәп укучылары белән "Тынычлык символы-күгәрчен" дигән мастер-класс үткәрелде. Башта күгәрчен символының әһәмияте турында сөйләделәр, аннары күгәрченнәр ясый башладылар. Кирәкле детальләрне кистеләр һәм шпажкаларга детальләрне ябыштырдылар. Бик матур күгәрченнәр килеп чыкты. Ак күгәрчен тынычлык һәм яхшылык символы булып тора.
Җиңү көне бу символсыз үтми.