Сәйтәк авыл советы авыл биләмәсе территориясендә урамнар кардан вакытында тазартыла, халыкка уңайлыклар тудырыла.
—Быелгы бураннарга бай кышта урамнарны кардан чистартуга игътибар зур. Барлык урамнар һәм социаль, административ объектларның ишегалды территорияләре чистартылды. Үз вакытында һәм сыйфатлы эшләре өчен подрядчыга рәхмәт белдерәбез, — ди авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.