Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2021, 11:38

Түбән Карыш авылында яшәүче Наза Баһаветдинованың күкрәген хәзер “Ана даны” медале бизи!

Олы бүләкне Наза Мәгъзүм кызына районда үткән Чемпионнар парадында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.

 Наза Мәгъзүм кызы тормыш иптәше Фәдис Газинур улы белән биш бала үстерәләр. Наза Мәгъзүм кызы гаилә вазифаларын хезмәт эшчәнлеге белән уңышлы алып бара – ул" Радуга"кулланучылар җәмгыяте кибетендә сатучы булып эшли. Олы кызлары Лилия әнисе юлыннан атлаган, Уфа икътисад-сәүдә көллиятен тәмамлаганнан соң, Сахалинда эшли, Альбина әлегә шул ук уку йортында укый. Ә Алинә, Аделина һәм Камилла әти-әниләрен яхшы билгеләр белән сөендерәләр, мәктәптә белем алалар.

Балтач районында мондый лаеклы гаиләләр саны артканнан-арта бара, алар хәзер 103гә җиткән!

—Яңа ел алдыннан барлык әниләрне якынлашып килгән бәйрәмнәр белән котлыйм һәм сезгә, кадерле аналар, балаларыгыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен, яхшы укысыннар һәм, иң мөһиме, лаеклы кешеләр булсыннар дип телим! — диде Илгиз Әхвәс улы тантанада бәхетле ананы тәбрикләү чыгышында.

Түбән Карыш авылында яшәүче Наза Баһаветдинованың күкрәген хәзер “Ана даны” медале бизи!
Түбән Карыш авылында яшәүче Наза Баһаветдинованың күкрәген хәзер “Ана даны” медале бизи!
Автор:
Читайте нас: