Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2021, 12:19

Имән авылында мәңгелек йорт төзекләндереләчәк

7нче декабрьдә Имән авылында „Урындагы башлангычларны яклау” программасы кысаларында   җыелыш үтте. Анда авыл халкын борчыган мәсьәләләр турында сүз алып барылды.

Имән авылында мәңгелек йорт төзекләндереләчәк
Имән авылында мәңгелек йорт төзекләндереләчәк

Соңгы елларда авыларны   төзекләндерү,  матурлау, анда гомер кичергән халыкның тормышын тагын да яхшырту  өстендә  зур эш алып барыла.

7нче декабрьдә Имән авылында „Урындагы башлангычларны яклау” программасы кысаларында   җыелыш үтте. Анда авыл халкын борчыган мәсьәләләр турында сүз алып барылды. Җыелышта барлыгы 25 кеше катнашты. Авыл халкы киләсе елда программада катнашу турындагы карарны хуплады hәм иске зиратны заманча материаллар белән  киртәләп алу, аны төзекләндерү буенча тәкъдим кертте.

Чарада район Хакимияте башлыгының икътисад hәм финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Альбирт Хәмитов hәм район Советы секретаре Расих Акберов катнаштылар. Алар конкурста катнашу шартлары белән таныштырып,  әлеге программа турында тулы мәгълүмат бирделәр, аның әhәмияте, үзенчәлекләре hәм өстенлекләрен билгеләп үттеләр.  

Шулай ук авыл активистлары—Имән авылы старостасы Флүз Абраров hәм элекке клуб мөдире Роза Нурисламова авыл халкын борчыган җитди мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдерделәр.

Җыелышта биш кешедән торган инициатив төркем  сайланды.

ППМИ программасында катнашу, конкрет өстенлекле проектны сайлау турында соңгы карар кабул ителәчәк йомгаклау җыелышы гыйнвар аена билгеләнгән.

Гомумән алганда, авылларга ярдәмгә юнәлтелгән программаларга уңай карый авыл халкы,  җитди эшләрне башкарган вакытта да ярдәмгә килергә hәрвакыт әзер алар.

„Урындагы башлангычларны яклау” программасы авыл халкының тормышын уңайлырак итәргә ярдәм итә. Әмма бу эштә кызыксынган кешеләргә ярдәм итү, шулай ук аларның актив катнашуы мөhим.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: