Районның авыл биләмәләрендә “Урындагы башлангычларны яклау” программасы уңышлы тормышка ашырыла. Аның кысаларында киң күләмле эшләр алып барылып, авыл тормышына бәйле булган мөhим мәсьәләләр хәл ителә.
2022нче елда Югары Кансөяр авылы халкы әлеге программада катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар.. Анда 180 кеше яши, беренче чиратта кайсы мәсьәләне эшләргә кирәклеген алар хәл итте дә инде.
“Урындагы башлангычларны яклау” программасы кысаларында оештырылган җыелышта 21 кеше катнашты. Бу авылда ППМИ беренче тапкыр үткәрелә. Мөhим чарада район Хакимияте башлыгының икътисад hәм финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Альбирт Хәмитов катнашты. Ул авыл халкы игúтибарына әлеге программаның максатлары, өстенлекләре, турында турында сөйләп үтте. Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларга җавап тапты.
Сүтеп алынган клуб урынында ял иту мәйданчыгын булдырыру нияте белән чыгыш ясады кансөярлеләр. Авылның бүгенчесе hәм киләчәге өчен битараф булмаганнар староста—Әлзәм Бәкиров, Эльвира Бәкирова, Филүс Хәмитов, Фидәис Хәмитов, Абулгас Вәсвиев катнашлыгында инициатив төркем сайланды биредә.
Авыл уртасында урнашкан ял паркы бар яклап та уңайлы булуына, яше-картының яраткан урынына әверелүенә зур ышаныч баглый авыл халкы.
Җәлил ГАФУРОВ,
Тучыбай авылы биләмәсе башлыгы.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.