Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2021, 14:13

Мишкә авылына спорт-тренажер мәйданчыгы кирәк

Шушы көннәрдә Мишкә авылында Урындагы  башлангычларны яклау программасында катнашу мәсьәләсе буенча беренче җыелыш булып узды.

Мишкә авылына спорт-тренажер мәйданчыгы кирәк
Мишкә авылына спорт-тренажер мәйданчыгы кирәк

Урындагы  башлангычларны яклау программасы авыл биләмәләрендә бик күп күләмле эшләрне тормышка ашырырга мөмкинлекләр бирә, авылларда яшәгән кешеләрнең көнкүрешен яхшырту өлкәсендә әһәмиятле ул.

Шушы көннәрдә Мишкә авылында әлеге программада катнашу мәсьәләсе буенча беренче җыелыш булып узды.

Мишкә авылы халкы иң беренче чиратта, аларны күптән борчыган "Мишкә авылында спорт-тренажер мәйданчыгын төзекләндерү"не сайладылар. Шулай ук әлеге проектны халык тарафыннан 10 процентын финанслау турында карар кабул ителде.

Үткән елда да Мишкә авылы шул ук проект белән бу конкурста катнашкан иде, кызганычка каршы конкурстан үтү бәхетенә ирешә алмадылар. Мишкә авылы халкы 2022нче елда да шул ук проект белән программада катнашырга карар кылды. Бу тәкъдимне авылның бүгенгесе һәм киләчәге өчен битараф булмаган активистлар Алия Захарова һәм Марина Закирзяновалар керттелар. Мөһим чарада 16 кеше катнашты. 31нче гыйнварга кадәр авыл халкы арасында сораштыру узачак һәм бу мәсьәләне тормышка ашыру өлкәсендә йомгаклау җыелышы үткәрелүе көтелә.

Урындагы  башлангычларны яклау программасы киләчәктә дә Ялангач авыл биләмәсендәге башка бик зур мәсьәләләрне дә хәл итәргә этәргеч булыр дигән ышанычта калабыз.

Расих ГАФУРҖАНОВ ,

Ялангач авыл биләмәсе башлыгы.

Мишкә авылына спорт-тренажер мәйданчыгы кирәк
Мишкә авылына спорт-тренажер мәйданчыгы кирәк
Мишкә авылына спорт-тренажер мәйданчыгы кирәк
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: