Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2021, 10:39

Күзәй авылында төбәк программасы чикләрендә алдагы елда нәрсә эшләнәчәк?

Шәвъяды авыл биләмәсенә кергән Күзәй авылы халкы шул мәсьәләгә ачыклык кертү өчен күмәк сөйләшүгә җыелды.

Сөйләшү, халык ризалыгы белән ачык һава астында үтте. Анда район Советы һәм район Хакимияте вәкилләре Расих Акберов белән Альбирт Хәмитов  катнашты.

Шәвъяды авыл биләмәсе башлыгы Илдар Кыямов сөйли:

—Безнең төбәктә тырыш, булыклы, уңган халык яши. Нинди эш кузгатсаң да, күтәреп алалар, шәхси вакытлары белән исәпләшми өмәләргә дәррәү киләләр.  Урындагы башлангычларны яклау программасының авылларда яшәүче халык мәнфәгатен кайгырткан, файдалы программа икәнен аңладылар. Алдагы елда программаны Күзәй авылында тормышка ашыру дөрес булыр иде дигән фикергә килделәр һәм сөйләшүгә җыелдылар.

Республикада соңгы берничә елда тормышка ашырылып килгән программа шартларына кертелгән зур булмаган үзгәрешләр, кайбер яңалыкларны күзәйлеләр Расих Фәйзелкавый улы белән Альбирт Әлфит улыннан ишеттеләр.

Сөйләшү барышында күзәйлеләр 2022 елда программада катнашырга бертавыштан ризалыкларын белдереп кул күтәреп тавыш бирделәр. Халыктан җыеласы өлешне дә вакытны озакка сузмый җыябыз, дип килештеләр. Ә хәл итәсе мәсьәләгә килгәндә, авылдагы мари зиратын төзекләндерүне беренче чиратта хәл итәсе эш дип билгеләделәр.

Фикер алышуларда авыл активистлары Александр Шакирьянов һәм Татьяна Герасева катнаштылар.  

Сөйләшү барышында программаны тормышка ашыру эшләрен алып барачак инициатив төркем, аның рәисе итеп Александр Шакирьянов сайланды. Алдагы көннәрдә төркем әгъзалары халык арасында аңлату эшләре алып барачак.

Җыенда бер сүздә, бер уйда булып шушы программа чикләрендә башкарасы эшне  куәтләп бертавыштан тавыш биргән Күзәй авылы халкы конкурс шартларын уңышлы үтәр һәм уйлаган эшен кыенлыксыз башкарып чыгар.

Газим Талипов фотолары

Күзәй авылында төбәк программасы чикләрендә алдагы елда нәрсә эшләнәчәк?
Күзәй авылында төбәк программасы чикләрендә алдагы елда нәрсә эшләнәчәк?
Күзәй авылында төбәк программасы чикләрендә алдагы елда нәрсә эшләнәчәк?
Күзәй авылында төбәк программасы чикләрендә алдагы елда нәрсә эшләнәчәк?
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: