Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь , 11:38

Исәп алу югары дәрәҗәдә оештырылды

Балтач районы буенча барлыгы үз эшләренә җаваплы караган 33 исәп алучы, 6 контролёр хезмәт салды. Район халкы бу чаланың әһәмиятле булуы турында яхшы белә . Исәп алуда алар актив катнашты.

Исәп алу югары дәрәҗәдә оештырылды

Республикада  халык исәбен алуны оештыру буенча зур эш башкарылды. Башкортстан халкы әлеге чарада  катнашу буенча алдынгылар рәтендә булуы моның ачык дәлиле. Росстат башлыгы Павел Малков Русия Президенты Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә хәбәр итүенчә, . әлеге чара барышында  Башкортстан Республикасында 7 432 исәпкә алучы, 1235 контролер хезмәт салган.

Халык исәбен алу катнашучылар сүзләренә нигезләнеп алып барылды һәм гадел үтте. Халык санын алу элеккечә 10 көн түгел, ә бер ай дәвамында барды.

Әлеге чара  беренче тапкыр санлы рәвештә үткәрелүе белән тарих битләренә кереп калды. Мәгълүматлар планшетларга кертелде. Исәп алуда катнашучылар  үзләре турында  мәгълүматларны дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә  тутыру мөмкинлегенә дә ия иде.

Стационар исәпкә алу участоклары да эшләде. Безнең районда ул „Майский” сәүдә үзәгендә урнашкан коворкинг үзәктә үтте. Шул ук вакытта исәпкә алучылар традицион рәвештә торак йортларга да  йөреп чыкты. Әлеге чара барышында коронавирус йогышы таралуга каршы барлык санитар-эдидемиологик нормалар да тулысынча үтәлде.

Халык исәбен алу җәмәгатьчелек күзәтүе астында барды.

Исәпкә алучылар эшен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алар—бу чараның төп геройлары. Балтач районы буенча барлыгы үз эшләренә җаваплы караган 33 исәп алучы, 6 контролёр хезмәт салды. Район халкы бу чаланың әһәмиятле булуы турында яхшы белә . Исәп алуда алар актив катнашты.

Халык исәбен алу төгәлләнде, әмма хәзер статистика органнары алдында зур бурыч —алынган мәгълүматларны эшкәртү тора. Исәп алуның нәтиҗәләре 2022нче елда билгеле булачак.

 

Автор:Гульфиза Хасбутдинова