Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2021, 19:00

Гөлчәчәкнең яңа тормышы

...«Духиларга аллергия миндә! Арзан хушбуйлар исенә бигрәк тә. Эшкә килгәндә ислемай сөртәсе булмагыз!» – диде  ул башка хезмәткәрләргә дә  ишетелерлек итеп. Аннары, бүтән сүзем юк дигәндәй,  урынына барып утырды... 

Гөлчәчәкнең яңа тормышы
Гөлчәчәкнең яңа тормышы

 

«Духиларга аллергия миндә! Арзан хушбуйлар исенә бигрәк тә. Эшкә килгәндә ислемай сөртәсе булмагыз!» – диде  ул башка хезмәткәрләргә дә  ишетелерлек итеп. Аннары, бүтән сүзем юк дигәндәй,  урынына барып утырды. 

Хикәя

 Гөлчәчәк – белеме буенча математика укытучасы,  өстәмә рәвештә  банк мәктәбен дә тамамлады. Мәктәптә 10 ел балалар укытты. Укытучы эше җиңелләрдән түгел, хәзерге заманда бигрәк тә. Укытучының укаскасыннан дер калтырап тора торган заманнар узды. Хәзер ата-аналар гына түгел, балалар да хокукларын бик әйбәт белә. Мәктәп эше дип чабып, Гөлчәчәк үзенең 40 ка җиткәнен сизми дә калды. «Бу эш белән мин кияүгә дә чыкмый калачакмын», –  дигән уйлар туа башлады башында. Көзгедән агара башлаган чәчләрен күрү Гөлчәчәкнең шомын арттырды гына. Танышу сайтларына төркәлергә дигән карарга килгән чаклары да булды, ләкин бу уеннан кире кайтты. Укытучы башың белән ничек инде ир эзләгәнне язасың, ди! Танырлар. Укытучылар, укучылар арасында гайбәт таралыр... Уйлады, уйлады да Гөлчәчәк, тормышын яңабаштан корырга булды. Иң беренче эш итеп үз теләге белән мәктәптән китәргә гариза язып, директор бүлмәсенә керде. 10 ел буе җитәкче вазыйфасын башкарган Кадрия Муллануровна кәгазьне күргәч аптырап калды. Күзлеген бер салды, бер киде. Кесәсеннән шакмаклы кулъяулыгын тартып чыгарып, тирләп чыккан маңгаен сөртеп алды.  «Гөлчәчәк Рәшитовна, ни өчен китәргә уйлыйсыз? Ничә еллар бергә бер гаилә булып яшибез, коллективыбыз әйбәт. Бәлки , без белмәгән проблемаларыгыз бардыр?»  – дип Гөлчәчәккә төбәлде ул. 

 Гөлчәчәк директорның карашыннан башын түбән иде. Дөресен генә әйткәндә, китү сәбәбен дә уйламады.  «Мин яңа эш таптым. Хезмәт хакы күпкә югары, торган җиремнән дә ерак түгел», – дип  алдашты ул.

Кадрия Муллануровна гаризага имза салды да кызга сузды. «Ярар, яңа эш тапкансың икән, эшләп кара. Барып чыкмый икән, яңадан кайт. Без сине кочак җәеп каршы алачакбыз», – диде. 

Гөлчәчәк икенче көнне үк документларын Биржага илтеп бирде.  Ике атна саен килеп билгеләнеп китте, яңа эш көтте.  Укытучы вакансиясен карамады ул. Аралаша торган, позитив эмоцияләр тудыра торган эш кирәк иде аңа.  Биржа хезмәткәре байтак вакансияләр тәкъдим итте: архив хезмәткәре, колл-үзәк, медицина үзәкләрендә менеджер ...  Гөлчәчәк атна саен оешмаларга очрашуларга йөрде. Кайсысын үзе ошатмады, кайсысына аның кандидатурасы туры килмәде.  «Бер дә булмаса, курсларга йөреп реелторлык хезмәтен үзләштерермен», – дип уйлап йөргәндә, бер банкта вакансия табылды да куйды. Хезмәт хакы да югары. Оешманың кадрлар бүлегендә Гөлчәчәк белән бик озак сөйләштеләр,  3 ай сынау вакыты белән аналитика бүлегенә алдылар. Шатлыгыннан нишләргә дә  белмәде. Күз алдыннан эшлекле кастюмлы җитди егетләр узды. «Бәлки, бәхетемне дә шунда табармын», – дип өметләнде.

Банк эше өчен кибеттән затлы кием сатып алды. Хуш исле хушбуйларын сибеп, билгеләнгән көнне эшкә чыкты.

Бүлек җитәкчесе бик горур кыяфәтле, затлы киенгән, 40 яшьләрдәге ханым икән. «Венера Нәгыймовна булам», – дип, үзе белән таныштырды да Гөлчәчәкне эш урынын күрсәтергә икенче катка алып менеп китте. Гөлчәчәк бинаның матурлыгына, яхшы ремонтка карап сокланып барды. 

Гөлчәчәк утырасы эш кабинетында дүрт хатын-кыз утыра. Икесе институтны яңа бетереп килгән яшь кызлар, икесе бик һавалы ханымнар булып чыкты.

Бүлек җитәкчесе Гөлчәчәккә танышырга дип бер кочак норматив документлар калдырды. Компьютерны көн дәвамында урнаштырачакларын әйтеп, кабинеттан чыгып китте. 

Җитәкче кабинеттан чыгып китүгә үк, каршы өстәлдә утыручы Рания Әмировна кызның каршысына килеп басты. 

«Духиларга аллергия миндә! Арзан хушбуйлар исенә бигрәк тә. Эшкә килгәндә ислемай сөртәсе булмагыз!» – диде  ул башка хезмәткәрләргә дә  ишетелерлек итеп. Аннары, бүтән сүзем юк дигәндәй,  урынына барып утырды. 

Гөлчәчәкне аяз көнне яшен суктымыни! Тәмам коелып төште.  Төксе хезмәттәшенә каршы бер сүз дәшмичә, өстәленә өелгән  документларга чумды. Ләкин күпме генә укырга тырышса да, Рания Әмировнаның «Арзан хушбуйларга аллергия» дигән сүзләре колагыннан китмәде.  «10 меңлек духины  кибеттән 50 процент скидка  белән алган идем,  ни өчен арзан диде икән?  Әллә срогы чыкканны сатканнар инде? Бу ханым министр хатыны, ахрысы, бигрәк важный кыяфәтле ...» – дигән саташулы уйлар бөтерелде  башында.

Бераздан Рания  Әмировна ах-ух килеп,  кондиционерны кабызып җибәрде.  Гөлчәчәккә якын гына утырган Сания Гаязовна дигәне, кисәк кенә урыныннан  сикереп торды да, Рания Әмировна өстәлендә яткан пультны алып кондиционерны сүндереп тә куйды. «Минем хондроз! Кичә дә көне буе кондиционер астында утырып билем кузгалды. Төне буе борыч пластеры ябыштырып чыктым!» – дип сукранды ул.

Ләкин  Рания Әнваровна бирешергә уйламады да! Пультны хезмәттәше кулыннан тартып алып, кондиционерны яңадан кабызды. «Ничек бу эсседә чыдап утырмак кирәк! Минем менопауза, hава булмаса мин буыла башлыйм!» – диде ул. Ике ханым сүз көрәштерүгә күчте. Калган хезмәткәрләр бәхәскә кушылырга курыктылар булса кирәк, компьютер экранына кадалып утыруларында булдылыр.

Ул арада компьютер урнаштыручылар килде. Чит кешеләр барында бәхәс тынып торды. 

Бүлек җитәкчесе кереп, яңа биремнәр калдырды. Әбәт вакыты җитте.  Рания Әмировна кәс-кәс атлап ашханәгә төшеп китте. Кызлар урамга чыгып киттеләр.  Гөлчәчәк бүлмәдә Сания Гаязовна белән генә калды. Ул сумкасына салып килгән винегрет белән ипине тиз-тиз генә капкалады да тагын эшенә чумды.  

45 минуттан соң  бүлмәгә хезмәттәшләре җыела башлады.  Рания Әмировна ишектән килеп керүгә үк кычкырып җибәрде: «Бүлмәгә сарымсак исе чыккан! Сез нәрсә, кызлар, ашханәдә ашый алмыйсызмыни?! Минем аллергия, сез мине үтерәсез!» 

Гөлчәчәк документларга караган килеш көне буе мәктәбен күз алдына китереп утырды. Шау килеп чабучы укучыларны, хезмәттәшләрен күз алдыннан үткәрде. Тиздән беренче сентябрь җитә,  укулар башланыр. Мәктәптә ул гына булмас... Җиденчеләр и сагыныр инде укытучыларын...

Кич белән Кадрия Муллануровнаның  кесә телефоны шалтырады.

– Исәнмесез, Кадрия ханым. Бу мин, Гөлчәчәк.... Минем урынга кеше таптыгызмы?» – дип сорады ул.

– Юк, Гөлчәчәк, әлегә табалмадык. Кайтырга уйламыйсыңмы соң?

– Кайтам, кайтам!.. – Гөлчәчәк сөенечтән елап җибәрә язды. – Банктан документларны гына алам да сезгә приемга киләм!
  

Фәгыйлә ШАКИРОВА

 Сөембикә 

Гөлчәчәкнең яңа тормышы
Гөлчәчәкнең яңа тормышы
Автор:
Читайте нас: