Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 19:00

Нигә мине чүпрәк итәләр?!.

Акыл белән уйлап кияүгә чыктым. Руслар по расчёту дип әйтерләр иде. Юк, акчага кызыгып түгел, ә кешелек сыйфатлары турында уйлап, сайладым аны. Мине хөрмәт итә торган ир кирәк иде. Чөнки миңа аяк сөртүчеләр күп булды. Ә ул тәрбияле кеше иде. Әмма кабат ялгыштым...

Нигә мине чүпрәк итәләр?!.
Нигә мине чүпрәк итәләр?!.

 

Акыл белән уйлап кияүгә чыктым. Руслар по расчёту дип әйтерләр иде. Юк, акчага кызыгып түгел, ә кешелек сыйфатлары турында уйлап, сайладым аны. Мине хөрмәт итә торган ир кирәк иде. Чөнки миңа аяк сөртүчеләр күп булды. Ә ул тәрбияле кеше иде. Әмма кабат ялгыштым...

Күңелеңә җыйма

 Яратып түгел, яратылып яшисем килде. Яратылган хатын-кыз гына тормышта патшабикә кебек яши. Ире иң элек үзе турында түгел, хатыны турында уйлый. Аны бәхетле итәргә тырыша. Ә мин рәхмәтле булып яшәчәкмен. Үземне хөрмәт иткән иргә рәхмәт әйтә беләм инде мин. 
Нигә шундый фикергә килдемме? Ачы тәҗрибәм бар... 
Бервакыт иптәш кызым үз компанияләре белән бәйрәм итәргә чакырды. Дөресен генә әйткәндә, мондый бәйрәмнәрдә бик йөрергә яратмыйм. Шау-шулы клубка барып кергәч, хәтта оялып куйдым. Бөтен кешене күздән кичердем. Шампан шәрабы тәэсиреме уңайсызлануым бераз басылды: биеп тә алдым. Чибәр егет белән бер өстәл артына ничек эләгүемне тәгаен генә хәтерләмим. Ә ул егет үзенә ышанган. Һәрвакыт елмая, үзенә булган иътибардан ләззәтләнә иде. Кызлар аның белән генә сөйләшергә тырыша. Ә мин соры тычкан кебек тыныч кына утырам. Моннан тизрәк чыгып китәсем килә башлады. Бермәлне чибәр егетнең мине күзләгәнен сизеп алдым. Күзләребез очрашты. Аның карашыннан куырылып киттем. Ул мине карашы белән чишендерә кебек тоелды. Өстәл артыннан тиз генә тордым да, иптәш кызымны табып кайтырга җыенуымны әйтеп, гардеробка киттем. Ишектән чыгып барганда мине кулымнан тотып алдылар. Борылып карасам, ул.  Күзләремә тутырып карап, тыныч кына: «Киттек», – диде. Сүзсез генә буйсынып аның артыннан атладым. Машинасына утыртты да, өенә алып китте. Ул минем беренче егетем булды. Нишләп, аңа шуның кадәр буйсындым, үзем дә аңламыйм. Без очраша башладык. Теге вакытта бәйрәмгә чакырган иптәш кызым безнең очраша башлаганга бик аптырады. Әйе, мин уш китәрлек чибәр кыз түгел идем. Күпләр аның миңа игътибар итүенә аптырагандыр, мөгаен. Үзем дә сәбәбен аңламадым, әмма аның кочагында бик бәхетле идем. Әмма өч айдан соң ул югалды. Бөтенләй югалды! Шалтыратмады, мин шалтыратсам, трубканы алмады. Ә мин аны оныта алмадым. Аның янында гына буласым килде. Иптәш кызымнан сораша башлач, ул: «Оныт», – диде. Түзә алмагач, без очрашкан клубка киттем. Ул анда кызлар арасында утыра иде. Мине күрде дә мыскыллы елмаеп, янында утырган кызны кочаклап алды. Янәсе, мин аңа бөтенләй кирәк түгел. Урынымнан кузгала алмыйча, аларга карап басып тордым. Ә ул мыскыллы карашын миннән алмады. 


Кинәт кенә мине газаплаудан ләззәтләнгәнен аңлап алдым. Үземне пычрак аяклар сөрткән идән чүпрәге итеп хис иттем. Борылдым да чыгу юлына ашыктым. Аңа күз яшьләремне күрсәтәсем килми иде. Клубтан чыккач, парктагы эскәмиягә барып утырдым да, кычкырып елап җибәрдем. Бик озак еладым. Яныма бер кеше килеп утырды. Кечкенә эте әйләнеп йөгереп йөри. Күрәсең, этен саф һава суларга алып чыккандыр. Егет миңа кулъяуык сузды. Тагын елап җибәрдем дә, аңа бөтенесен сөйләп бирдем. Чит кешегә күңелеңдәгесен чыгарып салгач, җиңеләеп китәсең икән. Парктагы эскәмиядә бик озак сөйләшеп утырдык. Аның янында ниндидер тынычлык таптым кебек. Такси чакыртып өемә озатып җибәрде. Шулай очраша башладык. Эштән каршы ала да, озатып куя. Мине һаман кайгыртты ул. Салкын түгелме сиңа, дип унар кат сорый. Теге чибәр егеттән аермалы буларак бик игътибарлы.  Иптәш кызым гына безнең мөнәсәбәтләргә каршы булды. «Аның бит фатиры да юк, ташла аны», – диде. Аларны таныштыргач та фикерен үзгәртмәде. Разилга ул өстән генә карады. Әмма иптәш кызымның сүзләренә игътибар бирмәдем. Разил янында яраларым төзәлгән кебек булды. Очрашуларны зарыгып көтә башладым. 


Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин шундук риза булдым. «Разил мине бәхетле итәчәк кеше», – дип, күптән уйлый башлаган идем инде. Аңа үлеп гашыйк түгел идем, теге чибәр егеткә карата булган дәртем дә юк иде. Әмма аның янында миңа тыныч. 
«Сезнең бит киләчәк юк. Үз фатирыгыз да булмаячак», – диде иптәш кызым, кияүгә чыгу хәбәрен ишеткәч. Бәлки, ул хаклы да булгандыр. Без шәһәр читендәрәк фатир арендалап яши башладык. Разилнең әти-әнисе дә мине бик яратты. Бай булмасалар да, бу гаиләдә гадилек, җылы мөнәсәбәт хакимлек итә иде. Иптәш кызым иремне яратмаса да, бик еш кунакка килә иде безгә. 


Ярты елдан соң авырга уздым. Сөнечебезнең чиге булмады. Миңа карата игътибар, кайгырту тагын да артты. Ирем кулларында күтәреп йөрергә әзер иде. Безнең мәхәббәт аны рухландырды да бугай. Ул икенче эшкә урнашты. Бермә-бер күбрәк хезмәт хакы ала башлады. Электромонтер булгач, буш вакытларында шабашкалар да алды. Без тагын да рәхәт яши башладык. Фатир сатып алу турында хыялландык. Разил яңа машина алды. Безне сөендереп йөрәк астында булачак балабыз үсте. Әмма соңгы айларда аякларым шешә башлады. Хастаханәгә салдылар. Ирем яныма гел килеп йөрсә дә, хастаханәдә бик моңсу иде. Бераз шешләрем кайткач, табиблардан ялына-ялына чыгарга рөхсәт сорадым. Үземә дә, балама да куркыныч янамаганы тагын бер кат раслангач, алар мине өйгә җибәрергә булды. Иремә кайтасымны әйтмәдем. Сюрприз ясыйм, янәсе. Ул өйдә бәби караватын җыячагын шалтыртып әйткән иде. Бергәләп җыярбыз менә!


 Әкрен генә ишекне ачып кердем. Ирем өйдә иде. Чишендем дә йокы бүлмәсенә киттем. Ә анда... безнең караватта ирем иптәш кызым белән иде. Яртылаш җыелган бәби караваты... Тораташ катып алдым. Алар мине күреп алгач, тизрәк киенергә тотындылар. Иптәш кызым башын иеп кенә янымнан узып, өйдән чыгып китте. Ирем минем янга килде дә кочаклый, үбә башлады. Тораташ катып калган тәнемне хәрәкәтләндерә алмадым. Югыйсә, аны янымнан этеп җибәрәсем килә иде. Җирәнгеч иде ул миңа!


Хыянәтче иремә бер сүз эндәшми генә әйберләремне җыйдым. Ә ул һаман минем тирәмдә биеде, тезләнеп гафулар сорады. Ә мин аңа игътибар да итмәдем. Эчемнән генә сабыем белән сөйләштем: «Юк, балам, еламыйм, сиңа авырлык китермәячәкмен. Син – бердәнбер ышанычым. Бердәнбер мәхәббәтем!» – дидем. 
Шәһәрдә иремнән кала якын кешеләрем юк иде. Кайнанама бара алмыйм. Тиз арада фатир да арендалый алмыйм. Кире хастаханәгә киттем. Бер айдан бары бала табарга барган булыр идем. 


Юл буйлап уйланып бардым. Тәрбияле, мине яраткан кешегә кияүгә чыгам дип уйладым бит. Нишләп болай килеп чыкты соң? Нигә тагын миннән идән чүпрәге ясадылар. Үзем гаеплеме? Язмышмы? Әмма төгәл белә идем: минем тормышымда башка ир-ат булмаячак. Кабат идән чүпрәге буласым килми минем... 

Яр Чаллыдан Айназ 

Сөембикә 

 

Нигә мине чүпрәк итәләр?!.
Нигә мине чүпрәк итәләр?!.
Автор:
Читайте нас: