Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь , 14:27

Яшьләргә үрнәк булырлык

Тучыбай авылында яшәүче Фидәлия Саяпова, өлкән яшьтә булуына карамастан, яшьләрдән бер дә калышмый. Йорты тирә-якка ямь өстәп гөрләп утыра аның.

Яшьләргә үрнәк булырлык

 

Тучыбай авылында яшәүче Фидәлия Саяпова, өлкән яшьтә булуына карамастан, яшьләрдән бер дә калышмый. Йорты тирә-якка ямь өстәп гөрләп утыра аның. Өенә керсәң, тәрәзә төбе саен шау чәчәккә күмелгән гөлләргә карап күңел сөенә. Бакчасында да җиләк җммеш, яшелчәнең ниндие генә юк. Аллы-гөлле чәчәкләр ямьли аның ихатасын. Фидәлия Саяпова—өч бала анасы. Яшьли генә ятимлек ачысын татырга туры килә. Тормыш иптәшенең бакыйлыкка күчүенә 46 ел үтеп тә киткән. Әтиләре үлгәндә кечкенә баласына бары тик 6 гына яшь булган.

Кайда гына эшләмәсен, күңел җылысын биреп башкара ул. Шуның өчен хезмәттәшләре, авыл халкы хөрмәт итә Фидәлия Саяпованы. Балаларының яраткан әнисе, оныклары hәм туруннары өчен кадерле дәү әни тормышның матурлыгын тоеп яши. Буш вакытларында бәйләм бәйләргә ярата. 80 яшен тутырган Фидәлия Саяпова хәтта кош-кортлар асрарга да үзендә көч таба.

Яшьләргә үрнәк булырлык
Автор:Гульфиза Хасбутдинова