Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2021, 14:34

«Яшь профессионаллар" чемпионатының финалын ачу алдыннанкилешүләр имзаланды

Республика Хөкумәте һәм «Вагоннар ремонтлау заводы» арасында үзара бәйләнеш турындагы килешүгә кул куелды.

«Яшь профессионаллар" чемпионатының финалын ачу алдыннанкилешүләр имзаланды
«Яшь профессионаллар" чемпионатының финалын ачу алдыннанкилешүләр имзаланды

Башкортстан Республикасы Хөкумәте һәм «Вагоннар ремонтлау заводы» акционерлык җәмгыяте арасында үзара бәйләнеш турындагы килешүгә БР премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади усеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов һәм «Вагоннар ремонтлау заводы» АҖ генераль директоры Алексей Самоукин кул куйды. Килешү «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылды.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектын гамәлгә ашыруда Уфа халыкара аэропорты белән дә хезмәттәшлек итәргә килештеләр.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты финалы кебек мөһим чарада килешүләргә кул куеп, зур җаваплылык тоям. Уку һәм төрле стажировка икътисадны профессиональ яшь кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, ә чемпионат мәйданчыгында узучы ярышлар нәтиҗәсендә катнашучылар үз компетенцияләрен күтәрә, бу, һичшиксез, Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга китерә. Ә инде илкүләм проектта катнашу предприятиеләр өчен яңа җитештерү культурасын формалаштыруга һәм алдынгы идарә итү, оештыру һәм технологик карарлар кертүгә ярдәм итә",-диде БРның беренче вице — премьеры-икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Илкүләм проектта катнашу предприятиеләргә җитештерү процессларын оптимизацияләү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының методик ярдәменнән түләүсез файдалану мөмкинлеге бирә.

Төп эш предприятиеләр мәйданчыгында алып барыла.

Финанс чаралары сыйфатында сәнәгатьне үстерү федераль фондының инвестиция максатларына ташламалы займ рәвешендә ярдәм итү, табышка салым суммасын киметү рәвешендәге салым преференциясе каралган.

Укыту юнәлешләре кысаларында предприятиеләр «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча идарә күнекмәләрен арттыра, экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә һәм тышкы базарларга — «экспорт үсеше акселераторы» программасы буенча чыга, рационализаторлык проектларын формалаштыруда катнаша алалар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елда май указы нигезендә расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5% ка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Башкортстаннан илкүләм проектта 115 предприятие катнаша. Республикада 2017 ел ахырында Русиянең җиде пилот төбәге арасында «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» өстенлекле программасы чараларын гамәлгә ашыруга керештеләр.

«Яшь профессионаллар" чемпионатының финалын ачу алдыннанкилешүләр имзаланды
«Яшь профессионаллар" чемпионатының финалын ачу алдыннанкилешүләр имзаланды
«Яшь профессионаллар" чемпионатының финалын ачу алдыннанкилешүләр имзаланды
Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: