Җәмгыять
6 Августа 2020, 12:00

Иглин районында Гражданнар сугышы чорыннан калган бомба табылган

Иглин районында бер бакчачы түтәлл казыганда Гражданнар сугышы чорыннан калган бомба тапкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иглин районында бер бакчачы түтәл казыганда Гражданнар сугышы чорыннан калган бомба тапкан.
Йорт хуҗасы үз участогында шикле әйбер табып, шунда ук бу хакта Росгвардия хезмәткәрләренә хәбәр итә.
Табыш урынына килгән ОМОНның шартлаткычлар буенча хезмәткәрләр тутыгуга дучар булган сугыш кирәк-ярагының гражданнар сугышы чорындагы артиллерия снаряды булуын ачыклаган.
Табылган снаряд куркынычсыз урынга эвакуацияләнгән һәм юк ителгән, дип хәбәр итә чыганак.