Җәмгыять
6 Августа 2020, 06:22

Дмитрий Медведев — дипломат

Дипломатик паспортка ия кеше чикне тикшерүсез уза.Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевка дипломатик паспорт бирү турындагы указга кул куйды. Шулай ук Русия Федерациясе чиген узу өчен дипломатик паспортлар бирелгән кешеләр арасына элекке премьер-министрның хатыны да кергән. #ВладимирПутин

Добавить в предпочтительные источники Google
Дипломатик паспортка ия кеше чикне тикшерүсез уза.
Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевка дипломатик паспорт бирү турындагы указга кул куйды. Шулай ук Русия Федерациясе чиген узу өчен дипломатик паспортлар бирелгән кешеләр арасына элекке премьер-министрның хатыны да кергән. #ВладимирПутин
Хәтергә төшереп үтик, Русиядә дипломатик паспортлар бирелгән кешеләр исемлеге 2012 елның июлендә расланган иде. Ул исемлеккә Русия Президенты хакимияте, Федерация советы, Дәүләт думасы, Хөкүмәт аппараты хезмәткәрләре, Иминлек советы, федераль министрларның беренче урынбасарлары, федераль агентлык һәм хезмәт җитәкчеләре, Генераль прокурор, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, Кеше хокуклары буенча вәкил, Хисап палатасы, Үзәк банк, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, Иминлек хезмәте, гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләр, шулай ук кайбер җитәкчеләрнең хатыннары һәм ирләре дә керә. Андыйлар арасында Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисе, Дәүләт думасы, Президент хакимияте җитәкчесе, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасарлары, Президент ярдәмчеләре, федераль министрларның җәмәгатьләре дә кергән.