Җәмгыять
5 Августа 2020, 08:00

Балтачлыларның барысы да вакцинация яклы түгел

Балтачлылар коронавирустан прививкага карата төрле фикердә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Балтачлылар коронавирустан прививкага карата төрле фикердә.
Мәгълүмат чыганаклары октябрь аеннан Русиядә коронавируска каршы вакцинация старт алачагы турында бәян итте. Препарат инде куллануга әзер. Әле документлаштыру эшләре бара. Вакцинаны үзендә сыныган кешеләр үзләрен яхшы тоя, алар һаман да күзәтү астындалар.
Прививкалар мәсьәләсенә төрле кеше төрлечә карый. Коронавирусны БЦЖдан прививка ясалганга күрә русиялеләр җиңелрәк кичергәне турында да әйттеләр. Әйе, элек бу привиканы мәҗбүри ясыйлар иде. Күп илләрдәге кебек, хәзер бездә дә эшкәртүне ирекле рәвештә ясыйлар. Хәер, баласына привиканы ясатуга теше-тернагы белән каршы торган ата-аналар күп хәзер.
Йогышлы куркыныч авыруларны булдырмас өчен нәкъ менә прививкалар гына саклый икәнлеген аңлаганнар вакцинациягә каршы килми. Интернеттан вакциналарның зыяны турында язмалар укыганнар моның киресен эшли. Элегрәк “Одноклассники” социаль челтәре шундый антимәгълүмат белән тулы була иде. Хәзер WhatsApp мессенджерыннан тараталар андый хәбәрләрне.
Грипптан привика ясатуга да төрле кеше төрлечә карый. “Нинди грипп киләсен алдан белеп булмый, прививканың нәтиҗәсе шулчаклы гына,”—дигән фикердәгеләр күбрәк очрый.
Дәвалану бер дә җиңел түгел. Күп чирләрдән прививка гына саклый алганлыгы күптән билгеле. Прививкада бер укол ясалса, чирләгәч, дәваланганда чирне бер укол белән генә җиңеп булмый бит.
Коронавирустан привика ясатачасызмы дигән сорауга да балтачлылар төрле фикердә. Гомумиләштиереп әйтү, бәлки , дөрес тә булмас. Чөнки без ВКонтакте соөиалҗ челтәрендә үткәргән сорау алуда кырык кеше катнашты. Анда катнашучыларның 37,5 проөенты прививка ясатмаячакмын, дип белдергән. Респондентларның 20 проценты “Әйе” дигән җавапны хуплаган. Сорау алуда катнашучыларның 5 проценты берсүзсез ясатам, дигән фикердә. Тавыш бирүчеләрнең 22,5 проценты “Юк, мәгънoәсен күрмим”, дигән җавап вариантын сайлаган. Респондентларның ун проценты привиканы авыр кичерүен белдергән. Тавыш бирүдә катнашучыларның 20 проценты “Әле уйларга вакыт бар”, дигән җавап вариантында тукталган.
Эпидемилогик хәлгә караганда, вирус белән шаярырга ярамаганлыгы күренеп тора. Күреп торабыз, коронавирусны 30 градустан югары торган эссе көннәр дә юкка чыгара алмады. Алай булса вируслы пневмония белән җылы якларда чирләмәсләр иде. Димәк, саклануның төп чарасы – прививка.