Төзекләндерү эшләренә 4 млрд. сумга якын тирәсе акча юнәлтеләчәк. «Башкорт ишегаллары» программасы буенча 519 күпфатирлы йортка караган 380 йорт яны территориясен ремонтлау планлаштырыла. #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин
Төзекләндерү эшләренә 4 млрд. сумга якын тирәсе акча юнәлтеләчәк. «Башкорт ишегаллары» программасы буенча 519 күпфатирлы йортка караган 380 йорт яны территориясен ремонтлау планлаштырыла.
325 ишегалдында эшләр бара инде, алар 30 октябрьгә кадәр төгәлләнәчәк. Объектлар актка кул куйганнан һәм ТКХ министрлыгын тикшергәннән соң гына кабул ителәчәк.
«Заманча шәһәр тирәлеген булдыру» программасы буенча республикада 101 иҗтимагый киңлек төзекләндерелә. 36 өстенлекле проект 21 шәһәрдә, калганнары 42 районда тормышка ашырыла. Алар арасында җәяүлеләр зоналары, парклар, скверлар, аллеялар булдыру. Эшләрне шулай ук 30 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Республиканың сигез торак пункты кече шәһәрләрдә Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Техник әзерлек буенча Топ-3кә Ишембай керде-эшләр 40 процентка, Бәләбәй – 30 процент һәм Бөре – 23 процентка башкарылган. Яңа иҗтимагый киңлекләрне ачу сентябрь ахырына – октябрь башына билгеләнгән.