Җәмгыять
30 Июля 2020, 07:54

Радий Хәбиров Уфада Совет мәйданын реконструкцияләү барышын анализлады

29 июльдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданын реконструкцияләү барышын анализлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
29 июльдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданын реконструкцияләү барышын анализлады.
Проект республика җитәкчесе инициативасы белән старт алды. Башкортларның V Бөтендөнья корылтаенда төбәк башлыгы 2019 елның июнендә Уфада Совет мәйданында яңа иҗтимагый киңлек булдыру турында игълан итте.
«БНЗС» подрядчы оешмасы генераль директоры Руслан Мәүлияров хәбәр иткәнчә, барлык эшләр дә график буенча бара. Якын арада төзүчеләр гранит капламын җәюгә керешәчәкләр.
Совет мәйданына Русия Герое, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Мингали Шәйморатовка һәйкәл куелачак. Моннан тыш, биредә якты музыкаль фонтан барлыкка киләчәк («Биюче торналар» фонтаны Уфаның «Дубки»с кверында кунакларны сөендерә инде). Проектның беренче этабын 2020 елның 10 декабренә тәмамлау планлаштырыла.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин сүзләренә караганда, хәзер парковка зоналары да игътибар үзәгендә. Алар Совет мәйданында урнашкан учреждениеләр хезмәткәрләре өчен дә, Совет мәйданына ял итәргә килүчеләргә дә кирәк.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төзүчеләргә мәйдан территориясен киңәйтү мөмкинлеген карарга кушты. Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, яңартылган Совет мәйданы Уфадагы үзәк мәйданнарның берсе булачак.
– Бездә уңайлы һәм заманча иҗтимагый киңлек булырга тиеш, анда без мөһим чаралар үткәрә алыр идек, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Совет мәйданы Башкортстан башкаласы үзәгендә сурәтләнгән зур архитектура-парк ансамбленең элементы булачак.