Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
30 Июля 2020, 14:00
Илеш районында исерек водитель ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт биреп җаваплылыктан котылмакчы булган
Илеш районында исерек водительгә ЮХИДИ хезмәткәрләренә ун мең сум күләмендә ришвәт биреп җаваплылыктан котылырга маташканы өчен җинаять эше кузгатылган.
Добавить в предпочтительные источники Google
Илеш районында исерек водительгә ЮХИДИ хезмәткәрләренә ун мең сум күләмендә ришвәт биреп җаваплылыктан котылырга маташканы өчен җинаять эше кузгатылган.
Илеш районында исерек водительнең ЮХИДИ хезмәткәрләренә ун мең сум күләмендә ришвәт биреп җаваплылыктан котылырга маташуы фашланган. Вакыйга урынына тикшерү-оператив төркем чыккан.
Рәсми
чыганак
хәбәр итүенчә, Кызыл Йолдыз авылында яшәүче 44 яшьлек ир ришвәт бирүдә шикләнелә. Ир җинаять эше фигуранты була.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, районда Куҗбахты авылында төнге өч сәгатьтә ЮХИДИ хезмәткәрләре шикле хәрәкәт итүче автомобильгә игътибар иткән. Инспекторлар җиңел машинаны туктатырга карар кылган. Водитель исерек булып чыга. Исереклек дәрәҗәсе 1,105 промилле тәшкил иткән. Ир сүзләренчә, бу хәлгә кадәр ул өйдә спиртлы эчемлекләр эчкән. Өендә аракы беткәч, автомашинасына утырып күрше торак пунктка өстәмә артыннан юллана.
Полицейскийлар ир-атка карата административ беркетмә рәсмиләштерү процедурасы үткәрә башлый. Әмма машина йөртүче билгеләнгән җаваплылыкта акчалата купюра белән котылырга мөмкин, дигән карарга килгән. Моның өчен ул салон утыргычлары арасына 10 мең сум акча салган. Инспекторлар ирне ришвәт бирергә омтылган өчен җәза белән янау турында берничә тапкыр кисәткән, тик хокук бозучы үз сүзендә торган.
Әлеге факт буенча Илеш районы буенча җинаять эше кузгатылган. Шулай ук водительгә исерек хәлдә булган транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен дә беркетмә төзегәннәр. Ир-атка карата карата торак пункттан читкә чыкмаячагына ышандырган подписка алынган.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"