Җәмгыять
28 Июля 2020, 17:00

Балтачлылар, Covid-19 вирусыннан кайсы битлек ышанычлырак саклаганлыгын беләсезме?

Балтачлылар, белеп калыгыз, хирурглар битлеге коронавирустан ышанычлырак саклый икән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Балтачлылар, белеп калыгыз, хирурглар битлеге коронавирустан ышанычлырак саклый икән.
Тикшеренү кысаларында белгечләр борын һәм чыккан авыздан аэрозоль тамчылары таралуына бернинди саклану чараларысыз, гадәти тукыма, ике катлы һәм өч катлы хирурглар битлекләре ярдәмендә каршы торып караган.. Хирурглар битлеге битлеге коронавирустан барыннан да ышанычлырак саклый. The Conversation басмасы журналистлары әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә “Баулы-Информ” lenta.ru басмасына сылтама белән. Тикшеренү кысаларында белгечләр борын һәм авыздан чыккан аэрозоль тамчыларына гадәти, ике катлы һәм өч катлы тукымадан, хирурглар битлекләре ярдәмендә каршы торуны модельләштергән.
Тест нәтиҗәләре буенча, журналистлар хирургия битлеген коронавирустан иң яхшы саклану аксессуары дип атаган. Басма берничә катламнан торган тукыманың сулыш, төчкерү һәм ютәл вакытында аэрозоль тамчыларының таралуын булдырмый калуы хакында белдергән. Шул ук вакытта белгечләр хирургия битлеген әйләнештә кулланырга киңәш итмәгән, чөнки әлеге саклану чаралары, беренче чиратта, медиклар өчен билгеләнгән. Тикшеренү авторлары, ким дигәндә, өч катлам материалдан, тышкы катлам өчен суга чыдам мембрана һәм гибрид тукымалар, мәсәлән, мамык-синтетика кулланып, битлекләрне үзең тегәргә тәкъдим итә. Аерым алганда, саклану дәрәҗәсе буенча кулдан ясалган, 12 катлы аксессуар хирурглар кия торган битлеккә тиң булып чыккан.
Апрель аенда Америка галимнәре гибрид материаллардан кулдан ясалган битлекләр вирус кисәкләренең таралуыннан яхшы саклый дип белдергән. Белгечләр битлекләрне мамык -шифон, мамык-фланель кебек материаллар белән комбинацияләп тегәргә киңәш итәләр.