Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
28 Июля 2020, 12:30
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен автошәһәрләр төзиячәкләр
Республиканың һәр районында һәм шәһәрендә балалар өчен автошәһәрләр барлыкка киләчәк. #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Добавить в предпочтительные источники Google
Республиканың һәр районында һәм шәһәрендә балалар өчен автошәһәрләр барлыкка киләчәк. «Шәһәр мохите» федераль проекты кысаларында парклар һәм скверларны төзекләндергәндә юл хәрәкәте билгеләре һәм светофорлар булган автошәһәрләр җиһазландырылачак, ә мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен интерактив такталар урнаштырылачак.
Башкортстаннан Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров сөйләвенчә, ел саен төбәк парк һәм скверларны төзекләндерүгә федераль бюджеттан миллиард сумнан артык акча ала. Хәзер проектларда республикан балаларын юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан балалар автошәһәрчекләре дә каралган.
"Тәкъдим Радий Хәбиров тарафыннан хупланды. Автошәһәрчекләрнең бер өлеше быел төзеләчәк, калганнары 2021 елга планлаштырылган», – дип хәбәр итте Байгускаров.
Депутат сүзләренә караганда, быел җиһазларны Салават, Зианчура, Зилаир һәм Федоровка районнары алачак.
«Без үткәргән анализ балаларның һәм өлкәннәрнең юл йөрү кагыйдәләрен начар белүләрен күрсәтте. Аларны балалар бакчасында, мәктәптә, өйдә укытмыйлар һәм, кызганычка каршы, ата-аналар үзләре дә начар үрнәк күрсәтәләр. Бу травмалар һәм үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең бер сәбәбе», - дип билгеләп үтте Зариф Байгускаров.
Чыганак
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"