Балтач таңнары
+9 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
24 Июля 2020, 12:37
Катяның мәетен көтүче тапкан...
Бүген Башкортстанда биш көн элек югалган кыз табылган. Кызганычка каршы, ул Каридел елгасында батып үлгән.
Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген Башкортстанда биш көн элек югалган кыз табылган. Кызганычка каршы, ул Каридел елгасында батып үлгән.
Шушы көннәр эчендә Катяны исән килеш табуга өмет булган. Коткаручылар һәм ирекмәннәр аны яр буйлап эзлән, водолазлар су төбен тикшергән. Тик... нәтиҗә булмаган.
“Иң куркыныч юраулар тормышка ашты: бала баткан. Бүген
,
24 июльдә аның
үле г
әү
д
әсен елганың икенче ягына чыгып барган чакта көтүче тапкан",
– дип хәбәр иткәннән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән.
Әлеге вакытта урында Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. Алар бу фажиганең сәбәпләрен ачыкларга тиеш.
Алдан хәбәр ителүенчә, 10 яшьлек Катя 19 июльдә Нуриман районында югала. Ул Караидел елгасы буенча, балык тотып утырган ике туган апасы янында китә һәм юк була. Апасы елгада шапылдаган тавыш ишеткәч, коткаручыларга хәбәр итә.
Катяны исән хәлдә табуга да ышаныч була, чөнки ул коткару жилеты кигән, диләр. Тик юк шул, бу юлы да су кешедән көчлерәк булып чыккан.
Бу атнада яңгырлы һәм салкын торгач, суда батып үлгәннәр кимегән. Тик икенче атнадан янә эссе көн башлана, дип хәбәр итә синоптиклар. Димәк, халык тагын су буйларына агылачак. Судагы хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмасак иде. Аеруча, балаларга аеруча игътибарлы булыйк. Бер минутка күздән ычкындыру да зур бәләгә китерүе мөмкин.
Екатеринаның ата-анасының авыр кайгысын уртаклашабыз. Республикада башка мондый фаҗигаләр кабатланмасын!
Чыганак
Фото: Лиза Алерт
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"