Җәмгыять
4 Июля 2020, 07:00

Бар тырышлык халык өчен

4нче июльдә кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Балтач районының кулланучылар кооперациясе „Радуга” һәм „Общепит” җәмгыятьләреннән тора. Алар сәүдә эшчәнлеге һәм гомум туклану, азык-төлек җитештерү белән шөгыльләнә.

Добавить в предпочтительные источники Google
4нче июльдә кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Балтач районының кулланучылар кооперациясе „Радуга” һәм „Общепит” җәмгыятьләреннән тора. Алар сәүдә эшчәнлеге һәм гомум туклану, азык-төлек җитештерү белән шөгыльләнә. Гомумән алганда, барлыгы 19 кибет эшли, шуларның берсе генә район үзәгендә, калганнары район үзәгеннән 5—36 километр ераклыкта булган авылларда урнашкан. Җәмәгать туклануы челтәре үз эченә бер кафе, 2 кабымлык, кондитер, ит ярымфабрикатлары, пилмән цехын, һәм шулай ук хәзерләү складларын үз эченә ала. 13 төрле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү оештырыла биредә.
Бүгенге көндә кулланучылар кооперациясе җәмгыятендә 100 пайчы исәпләнә, шуларның 25е-вәкаләтле вәкил санала. Коллективта 74 хезмәткәр, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре каршындагы ашханәләрдә 36 хезмәткәр хезмәт сала.
Сәүдә — кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенең төп һәм традицион юнәлешләренең берсе. Нәкъ менә сәүдә челтәре аша үзләре җитештергән товарларны һәм авыл хуҗалыгы продуктларын хәзерләүчеләр сатып алган товарларны халыкка җиткерү тәэмин ителә.
Коллектив район һәм республика күләмендәге чараларда да актив катнаша.
Җәмгыятьтә әйдәп баручы предприятие булып „Балтач” кафесы тора. Пешекчеләр, барменнар, савыт-саба юучылар, официантлар, җыештыручылар клиентны тәмле һәм туклыклы ашату өчен эшли. «Балтач" кафесы өй кухнясы, арзан бәяләр, сыйфатлы һәм тиз хезмәт күрсәтү, тантаналар һәм банкетлар үткәрү белән дан тота.
Башкортстан Республикасы территориясендә үстерелген экологик чиста тавыклар гриль әзерләү өчен сатып алына. Сатып алучылар арасында киң таралу алган алар.
Кондитер цехы көн саен кондитер ризыклары, шул исәптән икмәкнең, бөккәннәрнең һәм күмәч эшләнмәләрен, прәннек, кекслар чыгара. Җитештерелгән продукция күләме елдан-ел арта. Продукциянең һәр берәмлегендә барлык хезмәткәрләрнең дә бер өлеше бар—алар үз урынында, тырышып эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
—„Гомум туклану” җәмгыяте, төп эшчәнлектән тыш, хәзерләү эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. Кибет мөдирләренә үзләренең төп эшеннән тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен, дару-техник чималны җыю буенча халык белән тыгыз эшләүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Безнең эшчәнлегебездә, сәүдә, җәмәгать туклануы, җитештерү, хәзерләү эшчәнлеге, кадрлар составы мөһим роль уйный. Без төрле вазифаларны башкарсак та, бер команда булып, кулланучылар кооперациясен үстерү өлкәсендә зур көч салабыз. Үз вазифаларын башкарганда тырышлык, өлгерлек һәм җаваплылык күрсәткән барлык коллективка рәхмәтемне җиткерәм. Кызганычка каршы, кадрлар җитмәү мәсьәләсе әлегә кадәр кискен тора, — ди „Радуга” кулланучылар кооперациясе җитәкчесе Гөлнара Рәҗәпова.
Район кулланучылар җәмгыяте озак еллар дәвамында үз һөнәрләренә тугры калып, җирле халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәргән хезмәткәрләре белән дан тота. „Радуга” кулланучылар җәмгыятендә 40 ел гомерен нәкú шушы өлкәгә багышлаган Рая Хәмәтнурова биредә баш бухгалтер булып эшләүче тәҗрибәле хезмәткәр. Ул Иске Солтангол авылында туып үсә. 1980нче елда Башкорт кооператив техникумын уңышлы тәмамлап, шул ук елда туган районына кайтып, җиң сызганып бухгалтер булып эшли башлый. 1991нче елда Балтач егете Рамил Хәмәтнуровка тормышка чыга. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерә алар. Кызлары Лариса әнисе юлыннан китеп, шул ук оешмада бухгалтер булып эшли. Ә уллары Вадим исә, киресенчә әтисе юлын сайлап, көнкүреш техникалары ремонтлау буенча мастер булып хезмәт куя.
Тәҗрибәле хезмәткәр Рая Хәмәтнурова тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район халкы һәм хезмәттәшләре арасында зур ихтирам яулый. Күп санлы мактау грамоталары моның ачык дәлиле булып тора. Ул кулланучылар кооперациясе системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен „Почёт грамотасы”, аерымлык билгесе һәм башкалар белән бүләкләнә, аңа намуслы хезмәте өчен „Русия Федерациясенең кулланучылар кооперациясе ветераны „ дигән мактаулы исем бирелә.
Кулланучылар кооперативы район икúдисадында мөһим роль алып тора. Җитди конкурентлык шартларында да сер бирмиләр алар. Сәүдә өлкәсендә үз урыннары бар. Халыкны көндәлек товарлар белән тәэмин итүдә уңышлы эшләп киләләр. Эшчәнлекне үстерүгә этәргеч бирәләр. Кулланучылар кооперациясе күп еллар дәвамында халыкны товарлар белән тәэмин итә һәм төрле хезмәтләр күрсәтә. Иң мөһиме, район кулланучылар җәмгыяте үз эшчәнлегендә социаль юнәлешкә тугры булып кала. Киләчәктә дә район икúдисадын үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә лаеклы өлеш керетерләр дигән ышанычта калабыз.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.