Җәмгыять
24 Июня 2020, 07:35

Авыл фельдшеры зур ихтирамга лаек

Иске Тимкә авылы фельшер-акушерлык пунктында һезмәт куючы Сания Сабирова 30 ел дәверендә яраткан һөнәренә тугры калып, халык сәламәтлеге өчен җан атып яши.

Добавить в предпочтительные источники Google
Авыл халкы салкын тисә дә, шикәр чире белән авырып китсә дә, бармагына шырпы кадалса да, кан басымы күтәрелсә дә, дару кирәк булган очракта да фельдшер-акушерлык пунктына юллана.
Иске Тимкә авылы фельшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы Сания Сабирова 30 ел дәверендә яраткан һөнәренә тугры калып, халык сәламәтлеге өчен җан атып яши. Уйлап карасаң, шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, савыккан кешеләрне күреп ирексездән чыккан шатлыклы күз яшьләре. Бу кичерешләрнең барысын да Сания Сабирова үзе генә беләдер.
Ул 1963нче елда Кызыл Восток авылында якты дөньяга аваз сала. Мәктәптә 10нчы сыйныфны уңышлы тәмамлап, язмышын медицина һөнәре белән бәйләү теләге белән Түбәнге Тагил шәһәренә юлланып, медицина училищесына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлый тырыш кыз. Кулына диплом алу белән яшь белгеч шул ук шәһәрдә медик-санитар бүлектә хезмәт биографиясен башлап җибәрә . Анда бер ел эшләгәннән соң туган авылына җәйге ялга кайтып булачак тормыш иптәшен Рәфит Сабировны очрата. 1984нче елда яшь пар матур гаилә корып җибәрәләр. Шул ук елда Иске Тимкә фельдшер-акушерлык пунктында җиң сызганып эшкә башлый. Тормыш иптәше урман хуҗалыгы хезмәткәре булып эшли. Өч балага гомер бүләк итә алар. Өлкән уллары Ранис урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, әлеге вакытта туган авылында оператор булып эшли. Кызлары Рания рус һәм инглиз телләре буенча педагогия институтын тәмамлый. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерә алар. Нефтекама шәһәрендә яшиләр. Кече уллары Риназ юридик техникумны тамамлап, әлеге вакытта Мәскәү тарафларында эшләп йөри. Балалары да үзләренә охшап, тырышлар, акыллы, эшсөяр булып үстеләр.
Тормышын медицина белән бәйләү теләге дә очраклы гына барлыкка килмәгән Сания Миңгаян кызының.
—Кечкенә чагымда әнием белән район дәваханәсенә бардым, иксез-чиксез чират көтеп торабыз. Ак халатлылар чиратсыз гына керәләр дә китәләр. Нәкú менә шул вакытта „Эх мин дә врач булсам, мин дә алар кебек керер идем дә китәр идем, чират көтеп тормас идем“,—дигән уй килде башыма. Шул көннән башлап, медицина хезмәткәре булырга хыялландым, Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты, эшемне бик яратам. Нинди генә авыр минутлар булмасын, кешеләргә ярдәм кулы сузу, аларның чын күңелләреннән әйткән рәхмәт сүзләрен ишетү белән бәхетле мин,—ди авыл фельдшеры.
Авылда фельдшер булып эшләү кыюлык, җитезлек, зирәклек таләп итә, чөнки аларга терапевт, хирург, травмотолог, психолог, хәтта акушер да булырга туры килә. Хәтта дәваханәгә барган вакытта, юлда бәби тудырып „кендек әбисе” дә булырга туры килә Сания Сабировага.
Шәфкатьле һөнәр ияләре аерым ихтирамга лаек. Алар көне буе эштән арып кайткач та, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамый куйган камырын, яки юа башлаган керен калдырып, үзе авырып ятканда да, авырып киткән авылдашы янына ашыга. Һава торышы шартларының нинди булуына карамастан, яшенле яңгыр яуса да, кар-бураннар уйнаса да, язлы-көзле пычрак вакытларда да, җәйге эссе көннәрдә дә авылның бер очыннан икенчесенә, атлап түгел, йөгереп йөрергә туры килә аларга. Чөнки һәр минут кадерле, авыру кешенең гомере кыл астында торганда бар өмет авылдагы бердәнбер медицина белгечендә—авыл фельдшерында.
Сания Сабирова үз эшенә зур җаваплылык белән карый. Олы яшьтәгеләр белән дә, нәниләр белән дә уртак тел табучы тәҗрибәле белгеч ул. Аның кебек үз эшенең остасы булган игелекле һөнәр ияләре яныбыздв булса, киләчәктә яшәү чаткылары мәңге сүнмәс.