Җәмгыять
15 Июня 2020, 06:05

Владимир Путин Башкортстан Эчке эшләр министры урынбасарына генерал званиесе бирде

Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия, Тикшерү комитеты, суд приставларының федераль хезмәте, таможня һәм фельдъегер хезмәте хезмәткәрләренә 40тан артык генерал званиесе бирде.#ВладимирПутин

Добавить в предпочтительные источники Google
Владимир Путин гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия, Тикшерү комитеты, суд приставларының федераль хезмәте, таможня һәм фельдъегер хезмәте хезмәткәрләренә 40тан артык генерал званиесе бирде.
Башкортстан Эчке эшләр министры урынбасары-Баш Тикшерү идарәсе начальнигы, юстиция полковнигы Олег Олейник юстиция генерал-майоры булды.
Олег Олейник 1965 елның июнендә Куйбышев шәһәрендә туа. Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәннән соң Куйбышев дәүләт университетын тәмамлый.
Хезмәт юлын Тольяттиның Автозавод районы башкарма комитеты Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге тикшерүчесе сыйфатында башлый. 2002 елда Тольятти Эчке эшләр идарәсе каршындагы Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары, соңрак Тольяттиның Автозавод районы Эчке эшләр идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.
2011 елдан 2016 елга кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын башкара. 2016 елдан 2019 елга кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Томск өлкәсе буенча идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән. Владимир Путинның 2019 елның 1 апрелендәге Указы белән Башкортстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары — Баш Тикшерү идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.
ГТРК Башкортостан