Җәмгыять
4 Июня 2020, 08:00

Радий Хәбиров Туймазы районының ике эре теплица хуҗалыгында булды

Башкортстан башлыгы Туймазы районының Карат-Тамак авылында районның күппрофильле крестьян-фермер хуҗалыкларының берсе “Куш-Бүләк”тә булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан башлыгы Туймазы районының Карат-Тамак авылында районның күппрофильле крестьян-фермер хуҗалыкларының берсе “Куш-Бүләк”тә булды.
30 ел инде ябык грунтта яшелчәләр, бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерү, сөт терлекчелегендә специальләшә, агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча дәүләт программаларында актив катнаша.
Хуҗалык теплицаларының мәйданы-14,5 га, ел әйләнәсе ябык грунтта яшелчә җитештерүне тәэмин итү өчен фермерлар 1,6 га мәйданда сәнәгать теплицасын файдалануга тапшырганнар. Директор Мәүзир Латыйпов сүзләренә караганда, электрның өстәмә егәрлегенә ихтыяҗ төп мәсьәлә булып тора. Бу яшелчәләрне тиз өлгертү өчен теплицаларда лампаларны тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров бу тема буенча “Башкорт электр челтәре компаниясе” җитәкчелеге белән фикер алышачак, дип җавап бирде.
Тагын бер эре теплица хуҗалыгы - "Панакс-Агро" - Туймазы районында 1991 елдан башлап эшли. Хәзер теплицалар 13 гектар мәйданны били, шуның 6 гектары сәнәгатьнеке. Яңа теплицаларны эшләтеп җибәрү уңышны 2,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде. Узган ел гына да фермерлар ябык грунтта 4 285 тонна яшелчә үстерделәр-бу томатлар һәм кыярларның иң яхшы сортлары.
Директор Денис Латыйпов хәбәр иткәнчә, планнарда – тагын 7 га теплицаны сәнәгать өчен үзгәртеп кору һәм еллык продукция җитештерү күләмен 6,5 мең тоннага җиткерү. Хуҗалык базасында «АгроСтройКомплект» җәмгыяте эшли, ул тоннель тибындагы металл каркастан ике тапкыр пленка белән ел әйләнәсе теплицалар әзерли. Узган ел биредә теплицаларны җылыту өчен җылылык генераторлары җитештерелә башлады.
Республика башлыгы шулай ук республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм теплицалар өчен җиһазлар җитештерүче оешмаларның күргәзмәсе белән танышты. Эшкуарлар белен аралашу йомгаклары буенча Радий Хәбиров Бәләбәйнең «Автодеталь» предприятиесенең якындагы «Промчас»ларның берсендә, ә «Туймазыагрогриб» хуҗалыгын «Инвестчас»та үстерү перспективалары турында фикер алышырга тәкъдим итте.