Балтач таңнары
-11 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2019, 14:13
Иске Балтач урамында төлке фотообъективка эләккән
Иске Балтач урамында төлке йөргәнен фотога төшереп алганнар.
Иске Балтач урамында төлке йөргәнен фотога төшереп алгганнар.
Иске Балтачта төлкеләр „визиты” моңа кадәр дә булганы бар иде. 31 август көнне район үзәгенең „Алина” кибете янында төлке йөргәнен күргәннәр һәм фотога төшереп алганнар. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге
„Подслушано в Балтачево”
паблигында хәбәр итәләр.
Фото авторы бу мизгелне 23:48 сәгатьтә туктаткан. Бу фотога карата шәрехләүләрдә төлкенең авылга килүен кайберәүләр чүп реформасы белән бәйли.
“
Чүп реформасы, тиздән аюлар да булыр”,--дип язган шәрехләү авторы
.
Хәер, чүп реформасына кадәр дә мондый хәлләр булганы бар иде.
Мондый хәл бер Иске Балтачта гына түгел. Кичке һәм төнге сәгатьләрдә авыл арасы юлларында төлкеләр еш очрый.
“
Нефтекамада алар урамда кешеләр янәшәсендә йөри,”
—дип язган бер шәрехләү авторы.
15 август кичендә Иске Яхшый авылы тирәсендә(Иске Балтачтан барган юл гидроузелга табан борылган урында) бер төлке урамда йөргән казларның берсен тотып алып киткәнен күрергә туры килгән иде. Авылга килгән төлке зыян итми каламы соң?...
Чыганак
.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"