Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 13:33

Русия төбәкләрендә быел бал уңышы югары түгел

Русия төбәкләрендә бал бәясе аерыла. Бездә өч литр сыештагы бер банка балны 2000-2200 сумга саталар. Ә Татарстанда шул ук күләмдәге балны 1300 сумга тәкъим итәләр.

Русия төбәкләрендә бал бәясе аерыла. Бездә өч литр сыештагы бер банка балны 2000-2200 сумга саталар. Ә Татарстанда шул ук күләмдәге балны 1300 сумга тәкъим итәләр.

Умартачылар бал суырта башлады. Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы умартачысы Илдар Таһиров, «Шәһри Казан» хәбәрчесе Дилбәр Гарифуллинага быел бал уңышы күп дип әйтеп булмый, дип белдергән..

Көннәр салкын һәм яңгырлы торганга, кортлар очмый, чәчәкләрдә нектар да юк. Быел Таһировлар балның өч литрлы банкасын 1300 сумга сата.
– Булган бал сатылып бара. Мәскәү, Санкт-Петербургта да клиентларыбыз бар. Гарәп Әмирлекәренә күчтәнәчкә дә алып китәләр, – ди Илдар.

Шул ук вакытта ул читтән сыйфатсыз бал кертелүгә дә борчыла. Безгә “кытай балы” дип йөртелә торган ясалма бал күп керә, ди. Аны күбесенчә зур күләмдә ризык җитештерүчеләр сатып ала икән. Рестораннарда соуслар ясаганда кулланалар бу балны.
– Кытай балын, сыйфатсыз булса да, арзан торганга алуларын яшерми алар. Ә безнең балны кыйммәтсенәләр. Аннары ялган балны аеру да елдан-ел авырлаша дип ишеттем. Аны ясарга тәмам өйрәнеп беттеләр, – ди умартачы. Балның чынмы, юкмы икәнен белү өчен аны үлчәп карарга киңәш итә ул.

Таһировларның умарта оялары йөздән артык. Үз авылларыннан тыш күрше Шонгаты авылында да умарталыклары бар. Кортлар өчен шунда ук фацелия чәчкәннәр. Соңгы елларда бу культура умартачылар арасында популярлаша бара. Илдар әйтүенчә, ул нәкъ менә умартачылар өчен уйлап чыгарылган.
Аңардан бал күп җыела. Аннары кортлар ераграк арага очкан саен, нектарны күбрәк ашыйлар. Самолет ягулыксыз йөрмәгән кебек, кортлар шул нектарны ашап оча. Димәк, бал да азрак кайта дигән сүз. Шуңа да умарталык янына баллы үсемлекләр яки шул фацелия чәчәргә кирәк.

Читайте нас