Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2019, 15:23

Балтачлылар башкорт теленнән Халыкара диктант ациясенә актив кушылды

Бүген Балтач районы мәктәпләрендә башкорт теленнән Халыкара диктант яздылар.

Бүген Балтач районы мәктәпләрендә башкорт теленнән Халыкара диктант яздылар.


Башкорт теленнән Халыкара диктант язуның максатлары башкорт теле мәсьәләләренә игътибарны киңрәк җәлеп итүгә, грамоталылык проблемаларын җәмәгатьчелек аша хәл итү, теләгән кешегә үз грамоталылыгын тикшерә алу мөмкинлеге бирү, башкорт әдәби теле нормаларын белеүнең әһәмиәтен күтәреү, грамоталы язу культурасын үстерүгә юнәлтелә.

Башкортстан Республикасы дәүләт телләренең берсе булган башкорт теленән Халыкара диктант язуны оештыру турындагы боерыкка Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган. Һәркемгә башкорт теленнән үз белемнәрен сынап карарга мөмкинлек бирә бу чара.





Балтачлылар башкорт теленнән Халыкара диктант язу акциясенә актив кушылды. Иске Балтачта сынау мәйданчыклары сыйфатында беренче һәм икенче санлы урта мәктәпләр һәм башлангыч мәктәп билгеләнгән иде. Район үзгендә генә йөздән артык кеше диктантта үенең белемнәрен сынап караарга телщк белдерде.
Диктант дигәч тә, ул мәктәп укучылары өчен генә оештырылган чара түгел. Аудиторияләрдә район Хакимияте, мәгариф, мәдәният бүлеге һәм башка бихисап структуралар хезмәткәрләре диктант биремнәрен үтәде.
Башкорт телен саклау һәм үстерү Фонды, Мәгариф министрлыгы һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университеты берлектә оештырган акция бүген районның 23 мәктәбендә узды.
Читайте нас: