Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 апрель 2019, 11:44

Балтач районы башкортлары корылтае утырышында көнүзәк мәсьәләләр каралды

Корылтай эшендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Республика Башлыгының муниципаль берләшмәләр белән үзара бәйләнеш Идарәлеге киңәшчесе Арслан Шагретдинов, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы Риф Исәнов, Бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты җитәкчесе Заһир Ишкинин, 62 делегат, мәктәп директорлары, авыл биләмәләре башлыклары, җитәкчеләр, мәгариф, мәдәният, саулык саклау өлкәләрендә көч салучылар катнашты.

Корылтай эшендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Республика Башлыгының муниципаль берләшмәләр белән үзара бәйләнеш Идарәлеге киңәшчесе Арслан Шагретдинов, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты әгъзасы Риф Исәнов, Бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты җитәкчесе Заһир Ишкинин, 62 делегат, мәктәп директорлары, авыл биләмәләре башлыклары, җитәкчеләр, мәгариф, мәдәният, саулык саклау өлкәләрендә көч салучылар катнашты.
Корылтайда катнашучыларны сәламләп ясаган чыгышында Илгиз Әхвәс улы 79 авылда төрле милләт вәкиленең бер гаиләдәй дус һәм тату яшәве, милли, мәдәни үзәкләр үсешенә тукталды.
—Туган телләрне өйрәнү өчен мөмкинлекләр булдырыла. Бүген булдырылганнар урындагы халыкка озак еллар дәвамында хезмәт итәр, дип ышанам, — диде.
Арслан Нәзир улы бу көнге утырышта районның үсеше өчен эшлекле карарлар кабул ителер, дигән ышаныч белдерде, балтачлыларны данлы якташлары белән горурланып яшәргә өндәде.
Районның башкорт корылтае комитеты рәисе Фирдәвис Рәхимов милли мәгариф туган тел һәм дәресләрдә балалар күңелен рухи яктан камил итә, районыбызда иҗади эшләүче, яңа технологияләр кулланып эшләгән башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының тырышлыгын мактауга лаек, дип билгеләде.
Бүген район мәгариф учреждениеләрендә кабинетлар булдырылган, күпләре мультимедияле такталар, заман таләпләренә җавап бирерлек җиһазлар белән коралландырылган.
—Укучыларның район, республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңүләр яулавы телне өйрәнүнең яхшы дәрәҗәдә булуын исбатлый. Безнең районда Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты карарларын үтәү буенча эш алып барыла, — диде Фирдәвис Гайнел улы үзенең чыгышында.
Фикер алышуларда Штәнде, Иске Балтач 2нче урта мәктәпләре башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Рәмзия Вәлинурова, Зифа Шәймөхәмәтова, мәдәният сарае сәнгать җитәкчесе Гөлфия Шәисламова катнашты. Чыгышларны чараның кунаклары Риф Шәрифрахман улы һәм Заһир Закир улы тулыландырды.
Башкорт халкын илле иткән башкорт телен киләчәктә ата-аналар язган гариза буенча түгел, ә мәҗбүри рәвештә укыту, башкорт теле укытучыларының абруен күтәрү, башкорт халкының 20—30 елга исәпләнгән үсеш стратегиясен булдыру һәм башка бурычларны билгеләде чыгыш ясаучылар.
Утырыш барышында агымдагы елның 28—29 июнь көннәрендә Уфа шәһәрендә үтәчәк Бөтендөнья башкортлары корылтаеның V съездына делегатлар сайланды. Балтачлылар делегатлар итеп район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары, районның башкорт корылтае комитеты рәисе Фирдәвис Рәхимов, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Мөкыймова, район мәдәният сараеның „Гөрләвекләр” балалар бию ансамбле җитәкчесе Гөлназ Галләмова кандидатуралары күрсәтелде һәм алар бертавыштан хупланды.
Башкорт халкының тарихын. Телен, мәдәниятен пропагандалау, килер буыннарга өйрәтү өстендә эшләгән, алдынгы алымнар кулланган тел белгечләренә Бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты җитәкчесе Заһир Ишкинин Мактау грамоталары тапшырды.
Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зифа Разетдинова Балтач районы башкортлары корылтае утырышы резолюциясе проекты белән таныштырды.
Резолюция проекты нигездә кабул ителде.
Утырышның соңында үзешчән сәнгать осталары көче белән әзерләнгән зур концерт программасы тәкъдим ителде.
Читайте нас: