Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2018, 18:19

Көндәшле авылында демография проблемасы кискен тора

Авыллар картая. Балтач районының төпкелдә урнашкан Көндәшле авылы җирлегендә агымдагы елның унбер аенда ике сабый туган, 7 кеше бакыйлыкка күчкән. Вафат булганнарның икесе эш яшендәге кешеләр.

Авыллар картая. Балтач районының төпкелдә урнашкан Көндәшле авылы җирлегендә агымдагы елның унбер аенда ике сабый туган, 7 кеше бакыйлыкка күчкән. Вафат булганнарның икесе эш яшендәге кешеләр.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, районның социаль учреждение белгечләре, авыл активистлары катнашлыгында Көндәшле авылында үткән киңәшмәдә демография мәсьәләләре каралды.
—Бүген без 1990нче еллар җимешен татыйбыз. Авылда колхоз системасы бетерелгәннән соң яшьләр күпләп чит җирләргә юлланды. Бүген „Мотор” җәмгыятендә 26 кеше эшли. Җәмгыять эшчәннәре 401 гектар мәйдан сөренте җирләрне эшекәртә. Эш яшендәге ир-егетләр райондагы башка җәмгыятьләргә, вахта ысулы белән чит районнарга чыгып эшләргә мәҗбүр, — диде авыл җирлеге башлыгы Флорид Аскаров.
Үзәк район дәваханәсе баш табибы урынбасары Салават Гыйльметдинов, участок терапевты Гүзәл Маликова, педиатр Снежана Шакирьяновалар чыгышында китерелгән статистика мәгълүматлары юатырлык түгел.
„Гаилә” үзәге белгече Гүзәл Гасимҗанова, район мәгариф бүлеге баш белгече Гүзәл Солтанова, урындагы фельдшер Фәридә Фатыйхова, полициянең участок инспекторы Илфак Таҗетдинов үз эшчәнлекләре буенча хәл-торыш белән таныштырдылар һәм кискен проблемаларны күтәрделәр.
Фикер алышуларда районның втераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов, укытучы Николай Кашин, авыл старостасы Фәйзелгаян Нәртдинов катнашты.
Урындагы халык бүген авылда эш урыннары булдыруны, авылга кадәр юлны асфальтлауны сорый. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы юлны асфальтлау буенча эш алып барылуы, алдагы елда авыл клубы, авыл урамнары ремонтына игътибар булачагы турында әйтте.
Сөләшүгә район Хакимияте башлыгының кадрлар эше һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов йомгак ясады.
Шушындый катлаулы шартларда ни хәл югалып калмаска?
Моның өчен тәүге чиратта авылдагы активка бергә тупланып, халыкка якынаеп эш итәргә кирәклеге сызык өстенә алынды.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: