Балтач таңнары
+9 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
10 Января 2018, 08:57
Автомобильдән һәм поезддан төпчек ыргытма!
Русия халкына автомобильдән һәм поезддан тәмәке төпчекләрен ташлау тыелды.
Добавить в предпочтительные источники Google
Русия халкына автомобильдән һәм поезддан тәмәке төпчекләрен ташлау тыелды.
Бу тимер юл һәм автомобиль юллары янында янгыннарга каршы режимны саклау чикләрендә эшләнгән. Русия Федерациясе Хөкүмәте Премьер-министры тиешле карарга кул куйган.
«Юл буенда, аны саклау зонасында, шулай ук тимер юл участокларында һәм автомобиль юлларында тимер юл составы һәм автомобиль хәрәкәт иткәндә кызу шлак, күмер һәм көл, янган төпчек һәм шырпы ташлау рөхсәт ителми», – диелгән документта.
Шулай ук карар иген культураларын җыю һәм мал азыгы хәзерләү барышында комбайнчыларга, тракторчыларга махсус бүленгән урыннардан читтә тәмәке тартуны тыя. Автомобиль һәм тимер юллары янында урнашкан җир участоклары хуҗаларына коры үлән яндыру һәм учак ягу да тыела.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"