Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2017, 23:20

Башкалада Яңа ел чаралары “ИТФест” ит фестиваленнән башлана

Башкалада “Башкортстанның гаҗәеп яңа елы” күңел ачу чарасы һәм “ИТФест” ит фестивале быел бер программа сыйфатында үтәчәк.


Яңа ел каникул кәннәрендә уфалыларны һәм башкала кунакларын күңел ачу чаралары көтә. Быел традицион ике чараны бергә үткәрү турында карарга килгәннәр.“Башкортстанның гаҗәеп яңа елы” чарасы һәм “ИТФест” ит фестивале быел бер программа сыйфатында үтәчәк.
29 декабрьдан 2018 елның 8 гыйнварына кадәр “Ватан” этно-паркындңа яңа ел чаралары оештырыла. Биредә Кунак кабул итү тирмәсендә Кыш бабай белән очрашырга, чыршы бизәкләрен ясарга өйрәткән мастер- класста булырга, Кыш Бабай һәм Карсылу белән бергә интерактив программада катнашырга мөмкин. Быелгы фестиваль үз тарихында өченчесе. Анда, традицион рәвештә, республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәк.
8 гыйнварга кадәр этно паркта урта гасыр уеннары оештырылачак. Шулай ук биредә булган һәркем Башкортстанның Яңа ел үзәгеннән хат,бүләкләр юллый ала.
Ә 30 декабрь көнне 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Салават Юлаев исемендәге мәйданында һәм Орджоникидзе исемендәге мәдәният сарае алдындагы мәйданды „ИТФест” ит фестивале үтәчәк. . Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, БР Эшкуарык һәм туризм министрлыгы, БР Сәүдә һә кулланучылар хокукларын яклау дәүләт комитеты, БР Сәүдә-сәнәгать палатасы берлектә оештырган фестиваль кунакларын шулай ук ит һәм балык ярминкәсе, фермер базары, барбекю зонасы һәм башкалар көтә.
Читайте нас: