Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель , 19:00

Балтач районы коммунистлар оешмасы яңарды, тулыланды

 Бүген,  26 апрель көнне, Россия Коммунистлар партиясе Балтач җирле комитетының   отчет-сайлау конференциясе узды. Анда оешмага әгъзалар кабул иттеләр, алга планнар билгеләделәр, партия эшендә активлык күрсәткән коммунистларны бүләкләделәр

Балтач районы коммунистлар оешмасы яңарды, тулыланды
Балтач районы коммунистлар оешмасы яңарды, тулыланды

 Иске Балтач. 26 апрель - "Балтач таннары".  Бүген,  26 апрель көнне, Россия Коммунистлар партиясе Балтач җирле комитетының   отчет-сайлау конференциясе узды. Анда оешмага әгъзалар кабул иттеләр, алга планнар билгеләделәр, партия эшендә активлык күрсәткән коммунистларны бүләкләделәр.

 Әлеге конференция җирле ешма тарихында утызынчысы. Яңа чорга кергәч Балтач районында Россия Коммунистлар партиясенең җирле оешмасы 1993 елда оешан иде. Ул чакта оешма 67 әгъзаны берләштергән.  Соңгы елларда оешма составы үзгәреп торды. Мәсәлән, агыдагы ел башына җирле ешмада  утыз кеше  әгъза булып тора иде. Отчет чорында, ягъни 2022 елның 1 февраленнән бу көнгә кадәр 16 кеше партия сафларын тулыландырды.

Башкарылган эшләрне чагылдырган отчет доклды белән конференциядә коммунистлар партиясе район комитетының җирле секретаре Рифат Сафин чыгыш ясады.

-Коммунистлар җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтә. Отчет чорында Росссиядә Пионерия оешуның 100 еллык юбилее уңаеннан районда зур чара оештырылды. Коммунистлар МХОда катнашучыларга көчләреннән килгән кадәр матди ярдәм күрсәттеләр.  РФКП республика комитеты оештырган спорт чараларында призл урын яуладылар,- диде ул, башкарылган эшләр белән таныштырып.

Чыгыш ясаучы билгеләвенчә, проблемалар да юк түгел. Оешманың үз  “торагы” юк. Планлаштырылган эшәрнең дә кайберләре тормышка ашырылмады. Мәсәлән, Бөек Октябрь социалистик революцисенең 100 еллык юбилее уңаеннан узган зур җыелышта район үзәгендә  В.И.Ленинга һәйкәл урнаштыру турында карарга киленгән иде. Ләкин бу мәсьәлә әле булса хәл ителмәде. Балтач республикада В.И.Ленинга һәйкәле булмаган бердәнбер район үзәге булып исәпләнә.

 Шулай ук коммунистларның әгъза взнослары түләвен активлаштырасы бар. 2023 елда җирле оешма әгъзалры 9600 сум күләмендә взнос түләгән. Җиде кешедән торган Хәйбулла район оешмасы бер кеше исәбенә 138 сум күләмендә вснос кертсә, 30 комунистны берләштергән Балтач районында бу күрсәткеч 26 сум тәшкл итә һә бу рейтингта безнең район 23нче урында.

Партия нәшер иткән  матбугат басмаларына язылуы да активлаштыру кирәк. Мәсәлән, Аскын районында бер эшмәкәр  илле кешегә  “Коммунист Башкортостана”  газетасына язылырга иганә ярдәме күрсәткән. Ә безнең районда бу газетаны алдыручылар саны бармак белән генә санарлык.

Коммунистлар партиясенең Үзәк, республика комитетлары  сафларны киңәйтүне максат итеп куя. Бу яклап район комитеты нәтиҗәле эшли. Әлеге конференциядә алты кеше партия сафларына алынды. Димәк, эшне активлаштырырга этәргеч бар. Составның күпчелеге урта яшьтәгеләр. Коммунистлар арасында илле яшькә кадәр ике кеше. Алтмыш яшькә кадәргеләр дүрт кеше.  Утыз алты коммунистның тугызы югары белемле.  Оешма эчендә хатын-кызлар советы һәм моңа охшаш тагын да  башка берләшмәләр барлыкка китерү дә дөрес булыр, дигән фикергә киленде.

Коммунистларның җирле партия комитеты секретаре итеп яңадан Рифат Сафин, шулай ук җиде кешедән комитет һәм яңадан күзәтү-ревизия комиссиясе, башкалада узачак республика комитеты конференциясенә делегатлар  сайланды.   

Киңәшмә ахырында партия эшендә активлык күрсәткән коммунистларга Рәхмәт хатлары, юбилей медальләре тапшырылды.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: