Барлык яңалыклар
Новости
29 март , 14:04

Авызыңа хуҗа була белмәгәч...

Бер ирнең машинасын тартып алганнар һәм МХОга озатканнар.

Авызыңа хуҗа була белмәгәч...
Авызыңа хуҗа була белмәгәч...

Уфада күп тапкырлар исерек хәлдә руль артына утырган ирнең машинасын конфискацияләгәннәр. Бу хакта "Башифнорм" агентлыгы хәбәр итә. 

Полиция һәм суд приставлары хезмәткәрләре чит ил машинасын дәүләт милкенә тапшырганнар.

Чыганактан билгеле булуынча, 2022нче елның февралендә ул вакытта 35 яшь булган уфалыны “Рено Дастер” автомобилен исерек хәлдә йөрткәне өчен тоткарлыйлар. Аңа 30 мең сум штраф салалар һәм 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Шуңа карамастан, 2023нче елның апрелендә ул кабат руль артында исерек килеш тотыла. Нәтиҗәдә иргә карата җинаять эше кузгатыла.

Суд уфалыга 120 сәгать мәҗбүри эш һәм ике елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Ә машинасы конфискацияләнә.

Күптән түгел суд приставларлары парковкада сакланган машинаны тартып алганнар һәм махсус хәрби операция зонасына җибәргәннәр.

Автор:
Читайте нас: