Барлык яңалыклар
Новости
27 март , 09:21

Үлем җәзасы кире кайтарылырмы?

Дәүләт думасында соңгы вакыйгалардан соң үлем җәзасын кире кайтару турында уйлана башладылар.

Үлем җәзасы кире кайтарылырмы?
Үлем җәзасы кире кайтарылырмы?

Спикер Вячеслав Володин Русиядә үлем җәзасына мораторийны бетерү өчен референдум кирәк булмаячагын белдерә, Конституцион судның тиешле карары җитәчәк, дип хәбәр итә "Башинформ" агентлыгы. 

Аның сүзләренчә, Конституцион суд карары Европа Советы алдындагы бурычларны үтәү өчен кабул ителгән, әмма Русия 2022 елда аннан чыккан, шуңа күрә мораторийны гамәлдән чыгару фикер алышуны таләп итә. Володин үлем җәзасын куллану һәм миграция сәясәте буенча законнарны анализлау буенча фракцияара эшче төркем булдырырга тәкъдим итә. Аны вице-спикер Ирина Яровая җитәкләячәк, ә аның составына барлык фракцияләр вәкилләре керәчәк.

Элегрәк Дәүләт думасында һәм Федерация Советында террорчылык өчен үлем җәзасына мораторийны бетерү мәсьәләсен күтәргәннәр иде. "Русия Федерациясендә үлем җәзасын кире кайтарырга ярамый, чөнки хәзерге вакытта гомерлеккә утыртылган террорчылар җитди фәнни тикшеренүләр өчен субъект булып тора. Алар янына галимнәр, фән докторлары килә, алар террорчылыкның асылын, табигатен аңлар өчен, аларның ышануларын үзгәртергә һәм бу механизмның кайда икәнен аңларга мөмкинлек бирүче тәэсир итү ысулларын эзли", - дигән Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Ева Меркачева "РИА Новости" басмасына биргән әңгәмәсендә.

Фракция җитәкчеләре арасында үлем җәзасы кертелүне хуплаучылар да, монда нык уйлап эш итәргә кирәклеген белдерүчеләр дә бар.

Автор:
Читайте нас: