18нче мартта Приамурьеда алтын чыгаручы “Пионер” руднигында шахта җимерелеп, 13 шахтер җимерекләр астында калган иде. Алар арасында Башкортстаннан 5 кеше дә бар.
Коткару эшләре бер атна бара инде. Дүрт буровой җиһазы җирне казып, шахтерлар янына үтәргә тырыша. Коткару эшләре тәүлек әйләнәсе бара. Бүген шахтаның су белән тулы булуы ихтимал, дип белдергәннәр.