Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган, шуларның икесе балалар.
Фаҗигале авария бүген Күгәрчен районында 16.00 сәгать тирәсендә теркәлгән. “ВАЗ-2110” автомобиле белән идарә иткән водитель каршы полосага чыга һәм “Chevrolet Lanos” белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, "Chevrolet" автомобиле пассажирлары – бер хатын-кыз һәм 2021, 2023нчы еллардагы ике бала ашыгыч медицина ярдәме килгәнче урында ук үдгән, ә водитель дәваханәгә озатылган.
“ВАЗ-2110” автомобиленнән бер ир һәлак булган. Ике пассажир һәм водитель дәваханәгә озатылган.
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.