Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Туймазы районында теркәлгән фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, төн уртасында М-5 “Урал” федераль трассасының 1334нче чакрымында 56 яшьлек Самара өлкәсе кешесе, “Volvo” йөк машинасы белән идарә итеп, юл кырыенда туктаган “ГАЗ”га барып бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә салонда булган 57 яшьлек “ГАЗ” водителе алган җәрәхәтләрдән үлгән.