Республика синоптиклары өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидромет үзәге мәгълүматлары буенча, бүген көндез кыска вакытлы кар явып узачак, юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, аерым районнарда көчәючән. Һава температурасы көндез -2, +3 градус.
Шимбә көнне, 30 мартта, явым-төшем көтелми. Төнлә җил тотрыксыз, талгын, көндез көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -8, -13 градус салкын, көндез 0, +5 градус.
Якшәмбе көнне дә бераз кар явуы ихтимал, урыны белән ул кар катыш яңгырга күчәчәк, төнлә аерым районнарда бозлавык булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -0, -5, көндез +2, +7 градус җылы.