Башкортстан халкын апрельдә өстәмә ял көне көтә. Чәршәмбе көнне, 10 апрельдә, мөселманнар Ураза-бәйрәмне билгели. Изге Рамазан ае ахырына җитеп, бер ай ризыктан тыелып тору чоры тәмамлана.
9 апрель көнне гадәти график буенча эшләүчеләрнең эш вакыты бер сәгатькә кыскара.
Киләсе озайлы яллар русиялеләрне майда көтә: 28 апрельдән алып 1 майга кадәр һәм 9 майдан алып 12 майга кадәр. 27 апрельдәге ял көнен 29ына күчерәләр. Шулай итеп, беренче май бәйрәмнәре алдыннан безне 6 көнлек эш атнасы көтә.
Соңрак безне Җиңү көне (9-12 майда), Русия көне (12 июньдә), Корбан-бәйрәм (күчергәч, 16сыннан 17сенә кадәр ял итәбез), Халыклар бердәмлеге көне (3-4 ноябрь) уңаеннан яллар көтә.