Әгәр компьютер уеннары кешеләрдә бәйлелек тудырса, психикага тәэсир итә, депрессиягә китерә икән, кеше игътибарсыз кала һәм уеннан котыла алмый. Шашка һәм шахмат уеннары хәтер, фикерләү, логика, ихтыяр сыйфатлары, сабырлык үстерә. Акыллы шашка уены бик күп уңай эмоцияләр уята.Түбән Сикиязда яшьләр шулай ял итә. Турнирда катнашкан барысы да күтәренке кәефтә иде һәм барысы да уеннан канәгать калдылар.