Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 апрель , 12:00

Сәламәтлек сагында торучылар

Ел саен апрель ахырында Русиядә халык сәламәтлеге, ә еш кына гомере дә аларга бәйле булган кеше­ләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 28нче апрель—ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең көне, дип санала.

Сәламәтлек сагында торучылар
Сәламәтлек сагында торучылар

Ел саен апрель ахырында Русиядә халык сәламәтлеге, ә еш кына гомере дә аларга бәйле булган кеше­ләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 28нче апрель—ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең көне, дип санала.

Алар югары квалификацияле табиблар гына түгел, ә беренче чиратта, пациентларның сәламәтлеге турында уйлап һәм авыр, тынгысыз шартларда эшләп,  тәүлекләр буе вакытларын хезмәттә үткәреп, кеше гомерен саклап калу өчен барлык көчләрен салып эшләүчеләр.  Кыскасы, чын һөнәр ияләре алар.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Мондый сорау белән без Балтач районының ашыгыч медицина ярдәме бүлеге подстанциясе өлкән фельдшеры Мифтах Ситдыйковка мөрәҗәгать иттек.

—Иң мөһиме – бу өлкәдә эшләгән хезмәткәр төрле хәлгә әзер, төпле белемле, тәҗрибәле һәм тиз арада кирәкле карарны кабул итә белергә тиеш. Чөнки кешеләрнең сәламәтлеге һәм хәтта гомере дә аларның тиз генә дөрес һәм төгәл диагноз куюына, һөнәри осталыкларына бәйле. Балтач районында эшләгән ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә нәкъ шундый сыйфатларга ия кешеләр эшли дә,—диде Мифтах Флүр улы.

Биредә зур эш тәҗрибәсе туплаган, республиканың Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән,  беренче һәм югары категорияле фельдшерлар – Айсылу Ситдыйкова, Илшат Хәмәтнуров, Фәгыйлә Әкъсәнова, Ирина Фәтхлисламова, Велера Гафурҗанова, Ваһит Шәймөхәмәтов, Гөлшат Галиәкбәрова, Гөлчәчәк Хәйруллина, Илүсә Сәдретдинова, Эльмар Борһановлар  эшли. Айсылу һәм Мифтах Ситдыйковлар, Илшат Хәмәтнуровлар “БРның Сәламәтлек саклау отличнигы” исемен горур йөртәләр. Алар исәбендә коткарып калынган йөзләгән гомер.

—Без барыбыз да бер гаиләдәй. Башка төрле булмый да. “Гаилә”нең һәр әгъзасы намус белән хезмәт бурычларын башкара. Үз эшеңне яхшы итеп башкару өчен, аны чын мәгънәсендә яратырга кирәк,—ди өлкән фельдшер.

Ашыгыч ярдәм бригадасының эш көне сәгать 9:00да башлана. Бу вакытка табиблар инде ярдәмгә чыгарга әзер, ягъни киенгән, аларга кадәр булган сменадан җиһазларны кабул иткән, машинаны һәм аның комплектлылыгын тикшергән булырга тиеш.

Алар Иске Балтач эчендә  авыру янына чакыру килгәннән соң 20 минут эчендә барып җитәргә тиеш, ә авылларга барып җитү өчен азрак күбрәк вакыт бирелә – 30—40  минут. Бу эштә аларга Роберт Борһанов, Радим Имамов, Роберт Сәфиуллин, Рәвил Карамов, Фәдис Садиров, Мәдехәт Рәхимҗанов, Винар Хафизов, Фидәрис Хәмәтшин һәм Зөфәр Хәсәнов водитель буларак ярдәмгә киләләр.  Ә эш урынында чисталык һәм тәртипне техник хезмәткәр Гөлшат Шакирҗанова уңышлы саклый.

Шәфкать туташлары Роза Гыйльманшина һәм Айгөл Дилмөхәмәтовалар диспетчер вазифаларын да башкара. Алар әлеге өлкәдә бик мөһим  звено. Чөнки  нәкъ диспетчерлар авыру һәм ашыгыч хезмәт арасында арадашчы “җеп” булып тора, дисәк тә була.

2022нче елдан башлап Балтач районының ашыгыч медицина ярдәме бүлеге подстанциясендәге диспетчер хезмәте Аскын, Караидел һәм Балтач районнарыннан  чакырулар кабул итә. Балтач районы буенча тәүлеккә якынча 30 лап чакыру.  Тиздән диспетчер хезмәте Бөре шәһәрендәге дәваханәгә күчәчәк. Димәк, башта шалтыратуларны анда кабул итәчәкләр. 

—Гадәттә барысыннан да ешрак  өлкәннәр чакырта. Сәбәпләр төрле була инде. Шулай да беренче урында – инсульт, гипертония, йөрәк авырулары, ары таба – төрле имгәнүләр. Һәр чакыру – аерым бер төрле. Безгә авыручыларны Бөре, Уфа шәһәрләре дәваханәләренә дә озата барырга туры килә. Кайчакта чакыртучылар безне әрлиләр дә,—дип көлеп куйды Мифтах Ситдыйков. —Әмма рәхмәтле пациентлар күбрәк, әлбәттә. Без бит кешенең иң авыр чакларында киләбез. Хәлләре яхшыра башлагач, һәрвакыт рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Бу вакытта инде нинди изге эштә эшләгәнебезне аңлыйбыз.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, коллективы вакыт белән бергә атлый. Башка төрле булмый да. Биредәге өлкәдә даими рәвештә яңа эш алымнары һәм техно­логияләр кертелеп тора. Шуңа бәйле “ашыгыч ярдәм”челәр квалификацияләрен күтәрү өчен төрле курсларда укып, һөнәри осталыкларын арттырып тора.

Коронавирус пандемиясе чорында ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең эше күпкә артты. Бу катлаулы чорда – аларның профессиональлеге, куркыныч авыруга каршы көрәштә батырлыклары ачык күренде.  Ковид чын мәгънәсендә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өчен сынау баскычы булды. “Көрәшнең” иң кайнар, иң алдынгы һәм куркыныч ноктасында торды, халык сәламәтлеге, гомерләре өчен көрәште алар.

—Бик авыр вакытлар булды. Көнне-төнне бер итеп эшләдек. Яллар турында сөйләсе дә юк. Коллективка батырлыклары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар һәрвакыт аягөсте булды һәм потенциаль авырулар белән беренче булып элемтәгә керде, шул ук вакытта югары хәвеф төркемендә булды. Пациентлар белән көненә 4-5 тапкыр Бөре, Уфа шәһәрләре дәваханәләренә дә барырга туры килде. Аллаһыга шөкер, җиңеп чыктык, дисәк тә була,— дип искә алды авыр һәм катлаулы вакытларны әңгәмәдәшебез.

Шулай ук Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы турында да җылы сүзләр җиткерде Мифтах Флүр улы.  Аның билгеләвенчә, хезмәткәрләрне hөнәри hәм календарь бәйрәмнәре белән  котлау, юбилярларны тәбрикләү, истәлекле бүләкләр тапшыру, бәйрәм кичәләрен оештыру—болар барысы да профсоюз җилкәсендә. Әгәр дә хезмәткәрнең гаиләсендә нинди дә булса кайгы була икән, монда да профсоюз үз көче белән ярдәм итәргә тырыша, үз кайгысы белән ялгыз калдырмый.

Күпләр профсоюзның фукнцияләре—матди ярдәм түләү, күңел ачу чаралары үткәру, экскурсияләр оештырулар дип саный. Әлбәттә, бу алай гына түгел.  Хезмәткәрләрне hөнәри берләштерү—аларның хокукларын яклауның реаль коралы.  Барлык хезмәткәрләр дә үз проблемаларын мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмыйлар, конфликтлы вакытларда үз мәнфәгатьләрен яклый алмыйлар. Шул вакытта профсоюз ярдәмгә килә дә инде.

—Профсоюз—иҗтимагый оешма. Кешеләр бирегә үз бәла-казалары белән ярдәм сорап киләләр, шатлыклары белән уртаклашалар… Авыр вакытларда җылы сүзләрдән hәм ярдәм кулыннан нәрсә мөhимрәк булырга мөмкин? Ә бу матди ярдәмне генә түгел, юридик, эш процессындагы төрле проблемаларда, сәламәтләндерүдә ярдәмне дә күз уңында тота,—дип аңлатты Мифтах Флүр улы.

28нче апрельдә  ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгели. “Форсаттам кулланып,  коллегаларымны чын күңелдән кайнар тәбрик итәм, корычтай тазалык, ак бәхетләр һәм чиксез шатлыклар телим.  Кеше гомерен саклауда сезнең һәрберегезнең өлеше бәһалап бетергесез. Сезнең өчен бәйрәмнәр дә, ял көннәре дә юк, һәрчак халык сәламәтлеген кайгыртуда армый-талмый хезмәт куясыз. Барыгызга да игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт”, - дип тәмамлады әңгәмәбезне халык өчен янып-көеп хезмәт итүче өлкән фельдшер Мифтах Ситдыйков.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: