Ә иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз куллары белән һәм чын күңелдән ясалганы. Түбән Сикияз мсәдәният оештыручы авыл китапханәчесе белән берлектә мастер-класс үткәрделәр. Балаларга "Әни өчен бүләк"открыткаларын ясауда рәхәтләнеп ярдәм итә. Балалар эш өчен төсләр, формалар һәм материаллар кисеп, ябыштырып кына калмадылар, ә иң кадерле, туганнары һәм яраткан әниләре турында сөйләделәр. Дөньядагы иң яраткан һәм туган кешеләр өчен бүләк ясау бик күп рәхәтлек һәм шатлык китерде. Мастер-класс барышында балалар матур нәрсәләр булдырырга, фантазия күрсәтергә, хисләрен белдерергә һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатланырга өйрәнделәр. Чара җылы, игелекле мохиттә узды һәм катнашучыларның бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.