Бу камыр тиз күперә. Вакыт аз булганда,бу рецептка мөрәҗәгать итегез.
1 стакан җылы суга 1.5 ч. к. чүпрәне бутап 10 минут чамасы тотарга кирәк. Аннан соң 2 а. к үсемлек мае, 1 ч. к. тоз, 1 ч. к. шикәр(баллы пирог, кабартмалар өчен 2не салсагыз да була), чамалап он~3 стакан салып камыр изәсе. Камырны агач кашык белән басарга була,кем әйтмешли, ул алай йомшаграк була, диләр.